Зур Кукмарада футбол ярышы үткәрелде
Спорт

Зур Кукмарада футбол ярышы үткәрелде

Бу турнирда барлыгы җиде команда катнашкан

Күптән түгел Зур Кукмара стадионында яшьли вафат булган Динар Хафизов истәлегенә әлеге авылдагы футбол командалары арасында традицион футбол ярышы үткәрелде. Турнирда барлыгы җиде команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышның җиңүчеләре түбәндәгеләр: Тукай-Вахит урамнары командасы - беренче урын, Киров-Заречная урамнары командасы - икенче урын, Колхоз урамы - өченче урын. Җиңүчеләргә сыйныфташлары, авыл яшьләре тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев