Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол турниры үтте
Спорт

Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол турниры үтте

Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды. Чарада Кукмара һәм якын-тирә районнардан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе дип Алмазның дуслары һәм сыйныфташларыннан торган "Большак-2" командасы җиңүче дип танылды. Икенче урынны - Зур Сәрдек, өченче урынны Байлангар командасы алды. Турнирда иң яхшы уенчылар да ачыкланды. Иң яхшы...

Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды. Чарада Кукмара һәм якын-тирә районнардан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе дип Алмазның дуслары һәм сыйныфташларыннан торган "Большак-2" командасы җиңүче дип танылды. Икенче урынны - Зур Сәрдек, өченче урынны Байлангар командасы алды.

Турнирда иң яхшы уенчылар да ачыкланды. Иң яхшы капкачы дип Рамил Шәрипов (Квартал 1), иң яхшы яклаучы (защитник) дип Минсур Садретдинов (Большак-2), иң яхшы һөҗүмче дип Айрат Вәлиев (Зур Сәрдек) танылды.

2VtzqwJtKRg

Җиңүчеләргә һәм призлы урны алучыларга Кубоклар, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев