Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Зилант”та узган волейбол буенча республика беренчелегендә Кукмара кызлары командасы икенче урынны алды (фото)

"Зилант" спорткомплексында 2001-2002 елда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында укучыларның XI Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча республика беренчелеге үтте. Анда Әтнә, Алексеевск, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Сарман районнарының яшүсмерләр, Алексеевск, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Сарман һәм Теләче районнарының кызлар җыелма командалары катнашты. Өч көн дәвамында барган кискен көрәштә яшүсмерләр арасында Сарман командасы җиңеп...

"Зилант" спорткомплексында 2001-2002 елда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында укучыларның XI Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча республика беренчелеге үтте. Анда Әтнә, Алексеевск, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Сарман районнарының яшүсмерләр, Алексеевск, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Сарман һәм Теләче районнарының кызлар җыелма командалары катнашты. Өч көн дәвамында барган кискен көрәштә яшүсмерләр арасында Сарман командасы җиңеп чыкты. Алексеевск белән Кукмара икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында да сарманлылар үзләренең иң көчле команда икәнлекләрен расладылар. Кукмара белән Мамадыш районы кызлары пьедесталның икенче-өченче баскычларына күтәрелделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм медаль, ә иң яхшы уенчылар кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU