Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Җәйге хезмәттәшлек Кубогы" - 2012

28-29 июльдә "Олимп" боз сараенда шайбалы хоккей буенча "Җәйге хезмәттәшлек Кубогы"на Бөтенроссия турнирын ачу уеннары булды. Өч ел дәвамында безнең боз сараенда Киров шәһәреннән яшь хоккейчылар уку-өйрәнү күнегүләре үткәрәләр. Алар быел да бер ай дәвамында осталыкларын арттырдылар. Аларның күнегүләре тәмамлануга әлеге турнирны үткәрү инде традициягә әверелде. Быелгы ярышларда Кировтан "Вятка",...

28-29 июльдә "Олимп" боз сараенда шайбалы хоккей буенча "Җәйге хезмәттәшлек Кубогы"на Бөтенроссия турнирын ачу уеннары булды. Өч ел дәвамында безнең боз сараенда Киров шәһәреннән яшь хоккейчылар уку-өйрәнү күнегүләре үткәрәләр. Алар быел да бер ай дәвамында осталыкларын арттырдылар. Аларның күнегүләре тәмамлануга әлеге турнирны үткәрү инде традициягә әверелде.
Быелгы ярышларда Кировтан "Вятка", Кирово-Чепецктан "Олимпия", Ижевск шәһәреннән "Ижсталь", Кукмарадан "Орион" командалары катнашты. Әле турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда дүртенче урынны гына алса да, бу ярышлар безнең уенчылар өчен осталыкны арттыру мәктәбе булды.
Ярышлар тәмамлагач, җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды. Безнең "Орион" командасыннан Илсаф Галимҗанов "Иң яхшы һөҗүмче" номинациясендә бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU