Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь шахматчы

Самара өлкәсендәге Россиянең иң зур авылларының берсе булган Кинель-Черкассыда авыл җирлекләрендә яшәүче мәктәп балалары арасында шахмат буенча IV ачык шәхси команда Россия Беренчелеге үткәрелде. Ярышлар Самара өлкәсенең белем һәм фән министрлыгы, Россия һәм Самара өлкәсенең шахмат федерациясе ярдәме белән оештырылды.


Бәйгедә Россиянең 13 төбәгеннән 106 яшь шахматчы катнашты. Алар арасында Кукмарадагы А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 7 сыйныф укучысы, Зур Кукмара авылы егете Айнур Җиһаншин да бар иде. Айнур яшьтәшләре арасында республикада иң өметле шахматчыларның берсе санала. Самарада да уңышлы чыгыш ясап, 15 яшькә кадәргеләр арасындагы төркемдә мактаулы 2 урынны яулады.
Айнур балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә (җитәкчесе Н.Зыятдинов) дүртенче елын шөгыльләнә. Республика күләмендә үтә торган төрле турнирларда еш катнаша һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешә. Тиз йөрешле шахмат буенча, 1997нче елгылар һәм аннан яшьрәкләр арасында бәйгедә Казан беренчелегенә үткән бәйгедә I урынны яулады. Шахмат буенча Татарстан республикасы укучылар арасында үткән VIII Спартакиадада ул шулай ук пьедесталның беренче баскычына күтәрелде һәм Диплом, истәлек бүләгенә лаек булды.
Быелның июль аенда Актаныш районы Башлыгы Кубогына оештырылган төбәкара шахмат турнирында өченче урынны (икенче такта) алды.
Август ахырында Айнур үзенең тренеры Владислав Абдуллов белән классик шахмат буенча Татарстан беренчелегенә барган иде. Яшь шахматчы анда да сынатмады, өченче урынга чыкты, Диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Авыл районнарыннан килгән бердәнбер катнашучы буларак, турнирны оештыручылар аңа истәлеккә китап та бүләк иттеләр.
Яшь шахматчыга алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk