Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрова Швециядә үтәчәк хоккей буенча Дөнья чемпионатында катнашачак
Якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, Ухта шәһәрендәге шайбалы хоккей буенча "Арктик-Университет" командасы һөҗүмчесе Фәнүзә Кадыйрованың Алма-Ата шәһәрендә бара торган дөньякүләм Кышкы Универсиадада хатын-кызлар командасы составында катнашканын хәбәр иткән идек инде. Безнең кызлар Америка Кушма Штатлары командасын 7:1, Япония, Кытай командаларын 10:1 очко белән җиңделәр. Дүшәмбе көнне финалда Канада кызлары белән очраштылар....
Якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, Ухта шәһәрендәге шайбалы хоккей буенча "Арктик-Университет" командасы һөҗүмчесе Фәнүзә Кадыйрованың Алма-Ата шәһәрендә бара торган дөньякүләм Кышкы Универсиадада хатын-кызлар командасы составында катнашканын хәбәр иткән идек инде. Безнең кызлар Америка Кушма Штатлары командасын 7:1, Япония, Кытай командаларын 10:1 очко белән җиңделәр. Дүшәмбе көнне финалда Канада кызлары белән очраштылар. Нәтиҗәдә, бик кискен барган уенда, Россия җыелма командасы көндәшләрен 4:1 белән җиңеп, алтын медаль яулады. Фәнүзә бу уеннарда 3 гол кертте, гол өчен берничә уңышлы пас бирде. Фәнүзәне, аның әти-әнисен, туганнарын котлыйбыз. Апрель аенда Швециядә үтәчәк Дөнья чемпионатында да якташыбызга уңышлар телибез.
Фото https://vk.com/id57593166
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев