Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Утлы факел-гармониягә дәшә

Күптән түгел безнең район аша "Бөтендөнья Гармония Йөгерүе" эстафетасы үтте. Ике елга бер мәртәбә гаять зур масштабта үткәрелүче әлеге марафонга Нью-Йорктагы БМО штаб-квартирасыннан старт бирелә. Әлеге чара вакытында марафонда катнашучы илләр гомуми уттан факеллар кабызалар һәм ул дөньяда утлы факеллы иң озын эстафета булып санала. Моннан 25 ел элек Шри...

Россия территориясендә "Бөтендөнья Гармония Йөгерүе" биш тармакка бүленеп үткәрелә. Ленинград, Ярославль өлкәләреннән башлап, Чувашия, Марий Эл, Татарстан республикасы буенча үтүче "Төньяк" маршрутына старт Санкт-Петербург шәһәрендә 22 майда бирелгән булган. Волонтер-спортчылар үзләренә бирелгән 5 мең чакрым юлның 1600 чакрымын үтеп, бер айдан соң безнең район территориясенә аяк бастылар.
Саба белән Кукмара районнары тоташкан чиктә марафонда катнашучыларны сәламләп ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар.
-Ут ул - тормыш символы. Безнең эстафетаның максаты - утлы факелны кулдан-кулга, йөрәктән-йөрәккә, шәһәрдән-шәһәргә, илдән-илгә күчереп, бөтендөнья буйлап кешеләр арасында дуслык, тынычлык һәм гармония тарату. Эстафета сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, массакүләм спортка тарта, шулай ук кешеләр арасында мәдәни һәм дусларча элемтәләрне үстерә, - ди команданың капитаны Николай Егоров. - Безнең команда Минск, Яр Чаллы, Улан-Батор, Иваново, Ижау, Түбән Новгород, Украинада яшәүче 11 кешедән тора. Һәркем, үзенең спорт ягыннан әзерлегенә һәм яшенә карамастан, маршрутның теләсә - кайсы участогында эстафетага кушыла ала. Эстафетада катнаштым, дип әйтү өчен янып торган факелны берничә метр алып бару яки кулыңда тотып тору да җитә. Без, төп командада булучылар, 25 июльдә Казахстанның Астана шәһәренә барып җитеп, анда башка тармаклар белән очрашачакбыз.
Безнең район аша үткәндә эстафетада катнашучыларга тренер Илфар Сәләхов белән берлектә яшь спортчылар - Поч. Кучук урта мәктәбе укучылары Константин Сәйфетдинов, Диана Михайлова, Евгений Иванов, Нырья урта мәктәбеннән Артем Михайлов, Эдуард Назаровлар да кушылдылар.
Ерактан килгән кунаклар "Нараткай" лагерында ял итүчеләр белән очрашканнан соң юлларын дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU