Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Традициягә әйләнгән турнир

Һәр мәктәп үзенең традицияләре белән көчле. Соңгы елларда мәктәпләрдә үз төбәкләреннән чыккан күренекле шәхесләр хөрмәтенә төрле спорт ярышлары үткәрү дә матур традициягә әйләнеп бара. 30 мартта Сәрдекбаш урта мәктәбендә Нәбиев Фидәил Мөзәкир улы истәлегенә укучылар арасында үткәрелгән теннис ярышы да вакытсыз арабыздан киткән якын кешебезне юксыну, аның турында күңелләрдә йөргән...

Һәр мәктәп үзенең традицияләре белән көчле. Соңгы елларда мәктәпләрдә үз төбәкләреннән чыккан күренекле шәхесләр хөрмәтенә төрле спорт ярышлары үткәрү дә матур традициягә әйләнеп бара. 30 мартта Сәрдекбаш урта мәктәбендә Нәбиев Фидәил Мөзәкир улы истәлегенә укучылар арасында үткәрелгән теннис ярышы да вакытсыз арабыздан киткән якын кешебезне юксыну, аның турында күңелләрдә йөргән истәлекләрне яңарту, укучыларның җиңүләрен күреп сөенү мизгелләре белән үрелеп барды. Быел өченче тапкыр үтүче бу турнирда районыбыз мәктәпләреннән 100гә якын укучы көч сынашты. Килгән кунаклар да, хөкемдарлар да яшь теннисчыларның осталыгы артуын билгеләп үттеләр.

Ярышларны ачу тантанасында ТР Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Риф Нәгыйм улы Әгъләмов, оештыру бүлеге башлыгы Максим Игоревич Кляцкий, Азнакай, Балтач районнары ветеринария идарәсе башлыклары, Фидәилнең дуслары, сыйныфташлары, туганнары катнашты.

Риф Нәгыйм улы әлеге турнирның зур тәрбияви әһәмиятен билгеләп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, балалар спортын үстерүгә, үсеп килүче буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен Сәрдекбаш мәктәбе директоры Нәбиев Фәнис Мөзәкир улына ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Камалов Булат Вагыйз улының Рәхмәт хатын тапшырды.

Гади теннис ярышы белән генә истә калмады бу көн, бәлки Фидәилне искә алу, аның турындагы хатирәләрне яңарту көне дә булды. Казан дәүләт медицина академиясендә белем алучы улы Фәнилнең кабере янында укыган Коръән сүрәләрен ишетеп, рухы шат булгандыр Фидәилнең.

Республикабызның төрле почмакларында эшләүче ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре Рөстәм Мөфаздал улы, Алмаз Зөлфәт улының да аралашып яшәгән, эш буенча бик еш кына киңәшләшкән хезмәттәшләрен искә алганда күңелләре тулды. Районыбызның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев та Фидәил белән бергә эшләгән вакытларын сагынып искә алды.

Сыйныфташлары Зөлфәрия, Фәнил, Илшат, Фидәлия, Рәхимулла, Рузалия, Рәхилә Фидәил турында күңелләрендә сакланган истәлекләр, күңелле мизгелләр белән уртаклаштылар. "Гади иде, масаймады, тырыш булды, эшен җиренә җиткереп башкара иде", - дип юксынып искә алдылар алар араларыннан вакытсыз киткән сыйныфташларын.

Иң якын кешеләренең күңелләрендә йөргән сагыну, юксыну хисләрен киленнәре Рәмзия бәет юлларына салган.

Фидәил Мөзәкир улының сеңлесе Илүзә, күршеләре Гөлсияр, авылдашлары Илһам башкарган җырлар да, ел саен искә алу кичәсен күңелләргә үтәрлек итеп алып баручы Рәхилә белән Ильясның шигырьләре дә бик эчтәлекле, мәгънәле, урынлы иде.

Җиңүчеләргә Фидәил Мөзәкир улының әнисе, гаиләсе, туганнары, спонсорлар әзерләгән истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды.

Менә алар җиңүчеләр:

Кызлар арасында:

1 урын: Исламия Горохова - Зур Сәрдек.

2 урын: Сөмбел Ибәтуллина - Зур Сәрдек.

3 урын: Заһидә Маннапова - Аш-Буҗи.

Малайлар арасында:

1 урын: Булат Каюмов - Арбаш.

2 урын: Ришат Борһанов - Мәмәшир.

3 урын: Рүзәл Мортазин - Арбаш.

Командалар:

1 урын: Арбаш урта мәктәбе (тренер Р.Гыйльметдинов)

2 урын: Сәрдекбаш урта мәктәбе (тренер З.Мөхәммәтҗанов)

3 урын: Зур Сәрдек гимназиясе (тренерлар И.Закиров, Ф.Горохов)

Казаннан килгән кунаклар әлеге бәйгене республикакүләм итәргә тәкъдим иттеләр. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU