Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салкыннан курыкмыйбыз!

Урамда мизгел эчендә бит-кулларны өтеп ала торган 30 градуслы салкын. Эх, термометр баганасының терекөмеше әнә шулай югары күтәрелгән көннәрдә кайнар чәй эчеп, кышкы табигатьнең матурлыгын тәрәзәдән генә күзәтеп утырсаң иде ул! Эшкә барасы булмаган шәһәрлеләр, бәлки, шулай эшлидер дә, әмма авыл халкын, һава торышы нинди булуга да карамастан, өйдә тотам...

-Балалар, бераз буш вакытлары булдымы, кая барып бәрелергә белмичә йөриләр иде. Мәктәптән кайткач та күбесе интернет челтәреннән "чыга алмый" газаплана. Атыш-сугыш уеннары белән психикаларын бозмасыннар, бераз спортка тартылсыннар, сәламәтлекләрен ныгытсыннар дип, авыл халкы белән уйлаштык та, су буенда шугалак ясарга булдык. Су агызып боз катырдык, аны тигезләдек - менә дигән уен мәйданчыгы килеп чыкты. Авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән ут суздык. Хәзер кич белән дә кәшәкә сугарга була. Аш.Буҗи авылыннан шәхси эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновка да рәхмәтебез зур,- ди шугалак ясау буенча төп оештырып йөрүчеләрнең берсе Радик Мөхәммәтҗанов.
Кечкенә генә авылның үз шугалагы булу балалар өчен дә шатлык. Әнә бит мәктәптән кайту белән су буена ашыгалар алар. Эльвир Гыйбадуллин - 5нче сыйныф укучысы. Безгә очраганда, кулына себерке тотып, боз өстендәге карны чистартырга баруы иде аның.
-Без салкыннан курыкмыйбыз, көн саен шугалакка хоккей уйнарга төшәбез. Үзебездә булгач, әллә кая барасы түгел - шунысы рәхәт,- ди ул.
Зиннур Билалов исә быел 7нчедә укый. "Ак Барс" хоккейчыларыннан һич аерырлык түгел ул. Махсус киемнәре дә, тимераяк, кәшәкәсе дә бар.
-Мин кечкенәдән хоккей белән кызыксынам. Әлеге киемнәрне, уен кирәк-яракларын әти-әнием сатып алды. Кичкә шугалакта 12ләп малай җыела. Ике командага бүленеп уйныйбыз. Төп тренерыбыз - Сәрдекбаш урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Заһит абый Мөхәммәтҗанов. Ул безне уен серләренә төшендерә. Башка авыллардан уенчыларның әлегә килгәннәре юк, әмма без үзебез Чишмәбашка баргалыйбыз, һәрвакыт җиңү белән кайтабыз, - ди Зиннур.
Булачак хоккейчы сүзгә кесәгә керә торган түгел, шук егет булып чыкты. Безне дә тимераякта шуарга чакырды, бер уңайдан уен матчын да күреп китәрсез, дияргә дә онытмады. Ара шактый ерак булса да, баланың ихлас күңелдән чакыруына "ярар", дип вәгъдә бирми кала алмадык.
Кичке якта шугалак тирәсе балаларның шат авазларыннан гөрләп тора. Саф һавада тирләп-пешеп, рәхәтләнеп кәшәкә сугалар, тимераякта шуалар алар. Балалар өчен мондый мөмкинлек тудырган авыл халкына рәхмәттән башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU