Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәшит онытылмый

Күк йөзендә якты эз сызып, мәңгелек кочагына томырылган йолдыз юлыдай кыска булды аның - Зур Кукмара авылы егете Рәшит Хәкимовның гомере. Әйтерсең, янып сүнгән бер мизгел. Үзенә бирелгән шул аз гына дөнья вакыты эчендә дә Рәшит кечкенә һәм зур уңышларга ирешергә, үзе турында моңга төренгән матур истәлекләр калдырырга өлгерде.

"Ялкын" спорт клубында каратэ көрәше белән шөгыльләнеп, үзен якларга өйрәнде, ихтыяр көче тәрбияләде. Сәләтен баскетбол уеннарында сынап карады. Җәен сулыкларда колач җәеп йөзәргә яратуы, спортның бу төре белән ихлас кызыксынуы аны 2008 елда "Зилант" спорт мәктәбенә алып килде. Тренеры Эдуард Хөсәенов җитәкчелегендә ул төрле ысуллар белән йөзү, тизлеккә ирешү, су стихиясен буйсындыру серләрен үзләштерде. 2010, 2011 елларда Рәшит районыбызның авыл җирлекләре коллективлары спартакиадаларында, көндәшләрен күпкә артта калдырып, җиңүләр яулады. Суда балык кебек иркен тотты ул үзен. "Иң яхшы укучыларымның берсе иде", - дип искә ала аны тренеры. Укучыларының VII-VIII республика спартакиадаларында катнашып, соңгысында Рәшит алтын медаль яулап кайтты. Уңышлары турында сөйләп йөрергә, мактанырга яратмады. Артык тыйнак, уйчан егет иде ул.
Зур Кукмара урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Вятка Аланы механика техникумына компьютер белгечлеге буенча укырга керде. Бер үк вакытта электрик һөнәрен үзләштерергә кереште. "Зилант" спорт мәктәбе белән дә арасын өзмәде, дәресләрдән соң Кукмарага кайтуга бассейнга ашыга иде.
Яшьлеге бөреләнгән чагында кинәт кояшы сүнәр, озын, мәһабәт гәүдәле егет кара гүргә кереп ятар, дип кем уйлаган? Гомере фаҗигале төстә өзелгәндә 17 яше дә тулмаган иде бит аның...
Үткән ел "Зилант" спорт мәктәбендә Рәшит Хәкимов истәлегенә багышлап, әлеге мәктәп беренчелегенә йөзү ярышлары үткәрелде. Бу традиция дәвам итә. Быел 27 гыйнварда үткәрелгән ярышларга кукмаралылар белән беррәттән, Саба, Арча, Балык Бистәсе районнарының яшь йөзүчеләре килгән иде. Йөзгә якын малайлар, егетләр һәм кызлар баттерфляй, комплекслы, ирекле, аркада йөзү, брасс ысуллары белән дүрт дистанциядә осталыкларын күрсәттеләр. Җанатарларның көч биреп шаулавыннан "Зилант" бинасы тетрәнеп торгандай булды. Бәйгене тамаша кылырга Рәшитнең туганнары, дуслары, әтисе килгән иде. Төп иганәче дә әтисе Фәрит Хәкимов булды.
Безнекеләр сынатмады. Кукмара 3нче урта мәктәбе укучысы Диләрә Гайнанова дүрт ысул буенча беренче урыннарны яулады. 4нче урта мәктәптән Илфира Шәрипова, 3нче урта мәктәптән Айдар Шәрипов, 1нче гимназиядән Фәрит Гарифҗанов йөзүнең өчәр ысулында җиңүгә ирештеләр. Шулай ук Фәридә Галимҗанова (Зур Кукмара), Мирза Шәймәрданов, Аяз Якупов, Динар Антонов, Ильяс Миргалиев (4нче мәктәп), Андрей Данилов, Ришат Әпсәләмов, Алия Гарипова (күппрофильле лицей), Ләйсән Җиһангирова, Никита Назаров, Айсылу Шәфигуллина (3нче мәктәп), Сәйдәш Шәймәрданов (Зур Сәрдек), Азат Әхмәдиев, Булат Гайфетдинов (Манзарас) мактаулы урыннарга лаек булдылар.
Рәшит Хәкимов үзе стенадагы фотосурәтеннән барысын да күреп торгандай тоелды. Әйтерсең, биредә аның рухы яши, йөзүчеләрне җиңүләргә әйди кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X