Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәшит Хәкимов истәлегенә

29 гыйнварда "Зилант" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Рәшит Хәкимов истәлегенә йөзү ярышлары үтте. Рәшит Фәрит улы бу мәктәптә 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Ул республика укучыларының VII-VIII спартакиадаларында катнашып, соңгысында алтын медаль алып кайту бәхетенә ирешә. Рәшит күп кенә бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, байтак медальләр, мактау кәгазьләре һәм дипломнар белән...

Узган җомгада кырыгын уздырып, икенче көнне, нәкъ 17 яше тулган көндә, Кукмара, Саба һәм Арча районнарыннан 1997-2001 елгы яшүсмерләр һәм кызлар командалары аның истәлегенә багышланган турнирда катнаштылар. Ярышны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фидәил Мостафин, Рәшитнең әтисе Фәрит Хәкимов, тренерлар Эдуард Хөсәенов, Альберт Закировлар катнашты һәм чыгыш ясадылар. Бу ярыш ирекле стильдә, арка белән, баттерфляй, ыргым һәм комплекслы йөзүләрне үз эченә алган иде. Шулай ук дүрт дистанциядә эстафеталарда көч сынаштылар. Саба районы җанатарларының үз командалары өчен көч биреп торуларын, Арча егетләренең оста итеп йөзүләрен, кукмаралыларның уңышлы чыгыш ясауларын тамашачылар яратып кабул итте. Көн дәвамында Кукмарадан Айдар Шәрипов шәхси йөзүдә җиде алтын медаль яулады. Гомумән, Кукмара яшүсмерләре һәм кызлары 76 медальнең 46сын алу бәхетенә иреште (17се - алтын медаль, 14е - көмеш, 15е бронза).
Әлеге чараны Рәйсә Ившина күңелле итеп алып барды. Иганәчелек ярдәмен күрсәтүдә Рәшитнең әтисе Фәрит Хәкимовның, сыйныфташы Райнурның әтисе һәм шәхси эшмәкәр Илфат Мөбарәкшинның өлеше күп булды.
Рәшит Хәкимов истәлегенә йөзү ярышы һәр ел саен аның туган көнендә үтәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU