Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Россия чаңгы юллары-2012"

12 февральдә илебезнең 68 төбәгендә "Россия чаңгы юллары-2012" XXX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары үтте. Әлеге ярышларның максаты - өлкәннәрне һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Кукмарада һәвәскәр спорт сөючеләр белән беррәттән җитәкчеләр һәм спорт ветераннары да чаңгыга басты. Бу барлык дәрәҗә власть вәкилләренең дә спортның әлеге төренә игътибар бирүе турында сөйли.
Кукмара 4нче урта мәктәбе янындагы чаңгы трассасына йөзләгән чаңгычы җыелган иде. Көн суык булганлыктан ярыш көндезге сәгать 12гә күчерелде. Ярышлар 14 дистанциядә оештырылды. Беренче булып старт җитәкчеләргә бирелде. Ирләр арасында иң җитезе булып район эчке эшләр бүлегеннән Нурсил Мортазин танылса, хатын-кызлар арасында Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Нурфия Шәкертҗанова җиңүче булды. Ветеран чаңгычылар да яшьләрдән калышмады. Валентина Борисова финишка беренче килде. Ике километр арада беренчелеккә Максим Димитриев, Аня Арантьева, Лия Глухова һәм Аня Шакаева (барысы да Нырьядан) ия булды. 3 километр араны Татьяна Шакаева, Анжелика Андреева, Станислав Иванов, Рәсим Әхмәтов һәм ветеран ирләрдән Илнур Сәләхов, 5 километр араны беренчеләрдән булып Илфар Сәләхов белән Максим Степанов килү бәхетенә иреште. Бу ярышта Нырья, Поч-Кучук һәм Ош-Юмья мәктәпләренең актив катнашуын да искәртеп китәсе килә. Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең мактау кәгазьләре, акчалата премияләр, махсус спорт башлыклары тапшырылды. Киләчәктә бу ярышларда катнашучылар тагын да күбрәк булсын иде диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X