Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары ГТО тапшырды (фото)

Соңгы елларда компьютер, смартфон, планшет һәм башка шундый алдынгы технологияләр тормышыбызга һаман саен ныграк үтеп керә. Бер яктан караганда, белем алу, мәгълүмат үзләштерү өчен мөмкинлекләр арта. Әмма шул ук вакытта аның сәламәтлеккә начар йогынтысы да үзен сиздерә. 2014 елда кире кайтарылган ГТО (хезмәткә һәм оборонага хәзерлек) нормаларын тапшыру иң элек...

Соңгы елларда компьютер, смартфон, планшет һәм башка шундый алдынгы технологияләр тормышыбызга һаман саен ныграк үтеп керә. Бер яктан караганда, белем алу, мәгълүмат үзләштерү өчен мөмкинлекләр арта. Әмма шул ук вакытта аның сәламәтлеккә начар йогынтысы да үзен сиздерә. 2014 елда кире кайтарылган ГТО (хезмәткә һәм оборонага хәзерлек) нормаларын тапшыру иң элек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, спортка тартуны максат итеп куя. Үткән атнада районның унберенче сыйныф укучылары 4нче урта мәктәп базасында ГТО нормалары тапшырды. Аны "Зилант" спорт мәктәбенең ГТОны тестлаштыру үзәге һәм район мәгариф идарәсе оештырды. Баксаң, ГТО сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә кайбер уку йортларына укырга кергәндә ярдәм дә итә икән.

-Районда унберенче сыйныфта барлыгы 238 бала белем ала. Ни аяныч, шуның 90ы гына сәламәтлеге буенча төп төркемгә кереп, ГТО нормалары тапшыра ала. Әзерлек төркеменә керүче укучылар арасында да нормативларны тапшырырга теләүчеләр бар, чөнки кайбер югары уку йортлары абитуриентларга ГТО нормаларын үтәгән өчен баллар өсти. Әмма бу очракта укучының әти-әнисе бар җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш була, - диде район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Таһир Нәбиев. - Укучылар мәҗбүри дүрт спорт төре буенча нормативлар тапшыралар: 100 метрга, 2 чакрымга йөгерү, сыгылмалылыкны билгеләү, малайлар турникта тартылу, кызларга идәннән күтәрелү. Шулай ук граната ыргыту, мылтыктан ату, ераклыкка сикерү һәм башка өстәмә спорт төрләре дә бар. Йөзү буенча да көчләрне сынап карарга мөмкин, әмма анысын һәркем дә эшли алмый. Нормативлар тапшыруны этаплап үткәрергә булдык. Беренче этап 5 октябрьдә узды. Күбрәк тапшырган саен алтын билге алу өчен мөмкинлек арта.

Нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш, бронза билгеләр бирәләр. Алтынга ия булу өчен сигез спорт төре буенча иң югары балл җыярга кирәк, диделәр. Үткән ел районда биш укучы алтын билгегә ия булган.

-Олыяз урта мәктәбендә унберенче сыйныфта җиде укучы белем ала. Шуның дүртесе сәламәтлеге буенча төп төркемгә, ә өчесе әзерлек төркеменә йөри. Бүген нормативларны тапшырырга дүрт укучы: ике малай, ике кыз белән килдек. Аңа хәтле мәктәптә әзерлек узганнар иде инде, әмма "өйдә" тыныч шартларда, бер-берсен белгән, таныш коллектив алдында бөтенләй башка бит ул. Чит кешеләр янында каушап та китәсең, ашыгасың, кабаланасың да. Шуңа күрә күрсәткечләре начар булмаса да, мине канәгатьләндерми, бар мөмкинлекләрен дә кулланып бетермиләр, - диде укучылары өчен борчылып, җан атып торган физик тәрбия фәне укытучысы Илсур Нәҗмиев.

Шул арада Илсур абый янына, ату буенча нормаларны үтәп, укучылары - Гөлшат Әхмәтҗанова белән Айгөл Сабировалар килде. "Каушадык инде, бераз куллар да калтырады", - диделәр кызлар һәм икенче төр буенча нормативларны тапшырырга юнәлделәр.

Ә Сәрдекбаш мәктәбеннән килгән Гөлзада Гәрәева исә, киресенчә: "Мәктәптәге күнегүләргә караганда, озынлыкка яхшырак та сикердем, ахры. Минем өчен идәннән күтәрелү генә бераз авыр булды", - диде.

- Гомумән алганда, ГТО нормаларын тапшыру мәктәп укучыларына гына кайтып калмый, киләчәктә аны алты яшьтән алып, алтмыш яшькә кадәрге, табиб тикшеренүе узган һәркем үз сәламәтлегенә карап тапшырачак. Мәсәлән, быел югары уку йортлары һәм кайбер оешмалар да нормативларны үтәделәр, ә 2017 елдан исә бар халык җәлеп ителәчәк, - диде ГТО тапшыру үзәге методисты Хәниф Шакиров. -Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Шуңа күрә вакытыбызның бер өлешен сәламәтлегебезне кайгыртуга, спорт белән шөгыльләнүгә сарыф итсәк иде. Нормативлар мәҗбүри булса да, сәламәтлегебез үзебез өчен кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев