Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рафис Нәкыйпов: "Спорт - минем дөньям"

Җәйләрен Зур Кукмараның чирәмле тау итәгендә туп тибеп, кышларын киемнәре бозланып катканчы чаңгы-чана шуып, боз өстендә кәшәкә белән алка куып үскән Рафис Нәкыйпов. Спортка мәхәббәте әтисеннән күчкән, күрәсең: Габделхәй абый чордашлары белән футбол, волейбол уйнарга яраткан, турникта тартылган, сабантуй мәйданында бил алышудан да өркеп тормаган.

Беренче сыйныфка укырга килүгә үк Рафис район мәктәпләре арасындагы спорт бәйгеләрендә актив катнаша башлаган. Зуррак сыйныфларда да уку белән спортны "бәйләп" барган.
-Физик тәрбия укытучылары Рафаэль абый Рәхимуллин, Мәгъсүм абый Нуриевлар кул астында шөгыльләндек. Үзебезнең Кукмара сигезьеллык мәктәбе данын яклап, чаңгы, волейбол, футбол, хоккей, өстәл теннисы буенча ярышларга йөрдек. Күңелле чаклар иде. Җиңү дәрте белән янып уйнадык, унбиш кешелек командага бирелгән бер мактау кәгазенә сөенеп кайта идек, - дип искә ала ул вакыт томаны артында калган тынгысыз үсмер елларын. Футбол, хоккей уеннарында ул һәрчак һөҗүмче булган: җаны-тәне белән җиңүгә ыргылу канында аның. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, Кукмара 1нче урта мәктәбенә килгәч тә, Рафис физик күнегүләргә, спортка вакыт табарга тырыша. Физик тәрбия укытучылары Хәким Насыйровның, Габделфәрт Вәлиевның да бу юнәлештә йогынтысы зур була. Хәтта Удмуртия республикасының Можга шәһәренә кунакка баргач та, Рафисның йөрәге түзми: урам командалары арасындагы футбол ярышларына кушыла һәм ул уйнаган команда чемпион исемен яулый.
Мәктәптән соң киез итек-киез комбинатында эшләгәндә шулай ук район спартакиадаларында катнаша, остазлары Шакир белән Рәшит абыйларын әле дә хөрмәт белән искә ала.
Физик чыныгу алган егеткә армиядә хезмәт итү дә җиңел бирелә. Спорт аңа үзен ышанычлы тотарга, иркен аралашырга, дуслар табарга ярдәм итә. Хәрби частьның футбол командасында уңышлы уйный, чаңгы ярышларында финишка беренче булып килә ул. Казан кооператив техникумына укырга кергәч, аны тәмамлап туган авылына кайткач та, спортка тугры булып кала. Егет күмәк хуҗалыкта спорт инструкторы вазыйфасын кабул итеп ала. Авыл хезмәтчәннәренең, яшьләрнең актив ялларын оештыра. Атна саен диярлек төрле ярышлар уздыра, районкүләм бәйгеләрдә ирешкән уңышлары исә исәпсез.
Бу өлкәдәге олы тәҗрибәсен теоретик белем белән ныгыту кирәклеген тойган ир-егет 1995 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия университетының физик культура һәм спорт факультетына укырга керә. Биредә дә ул лидер була.
Менә инде унсигез ел буе Рафис Габделхәй улы яшь буынга физик тәрбия бирү, аларны мавыктыргыч спорт дөньясына тарту, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү белән мәшгуль. Бүгенге балаларны компьютердан аерып алу җиңел түгел. Шуңа күрә тренерга барлык мөмкинлекләрне, сәләтен эшкә җигәргә туры килә. "Зилант" спорт мәктәбендә ул кече төркемдәге малайлар белән баскетбол буенча күнегүләр үткәрә. Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең 4нче урта мәктәптәге филиалында исә үсмерләрне, яшьләре буенча өч төркемгә бүлеп, футбол, минифутбол, кар өстендәге кышкы футбол уйнау серләренә төшендерә, аларда җиңүгә омтылыш, ихтыяр көче тәрбияли. Рафис Габделхәй улы үзенең эш нәтиҗәләре белән горурлана ала: яшь спортчылар ел саен район, зона, республика бәйгеләрендә катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар, район җыелма командасы составында район данын уңышлы яклыйлар. Аның малай һәм кызлары гандбол буенча да укучыларның 2007 елгы республика спартакиадасында 1-2 урыннарга лаек булганнар. Инсаф Нуриев, Рафаэль Букетов, Артем Зәйнуллин, Булат Һадиев, Дамир Шәйхеисламов, Илмир Хәбибуллиннар - өметле укучылары.
Күрше Вятка Аланы шәһәрендә ел саен "Россиянең кышкы тубы" дигән исем астында үткәрелә торган кар өстендәге футбол уеннарында катнашмый калганнары юк. Быел да Рафис Габделхәй улы үзенең ике төркеме белән бу бәйгедә 1нче урыннарны яулап кайттылар.
Рафис Нәкыйпов үзе дә әле ветераннар командасы составында волейбол, футбол, өстәл теннисы буенча ярышларда сынатмый. Күз тимәсен, энергиясе ташып тора. Районкүләм бәйгеләргә хөкемдар итеп тә чакыралар үзен. "Спорт - минем дөньям, яшәешем", - ди ул. Остазларын да онытмый: күп еллар буе Габделфәрт Вәлиев истәлегенә минифутбол турнирлары үткәреп килә.
Ачык йөзле, шаян сүзле бу ир тормышын җыр-моңнан башка да күз алдына китерә алмыйдыр. Сабантуйлар, авылдагы концерт-тамашаларның үзәгендә "кайный". Дөньядан ямь табып яшәргә гаиләсендә татулык, иминлек булуы, тормыш иптәше Гайшә белән аңлашып көн күрүләре дә ярдәм итәдер. Сөлектәй ике ир бала үстергәннәр, алар да спорт белән дус.
Гомумән, Рафис Нәкыйповның киләчәктә дә уңышларга ирешү өчен ныклы нигезе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU