Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Пенсия фонды хезмәткәрләре спортта да сынатмый

Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасының финалы Кукмара җирлегендә үтүе тикмәгә генә түгел. Бердән, район идарәсе "спортчылары" берничә ел рәттән республикада җиңүчеләр булса, икенчедән Кукмарада масштаблы спорт ярышлары үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. "Зилант" спорткомплексы республиканың дүрт (зонасында) җиде төрле ярышта беренче урынны алган 14 команданы кабул итте. Район...

Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасының финалы Кукмара җирлегендә үтүе тикмәгә генә түгел. Бердән, район идарәсе "спортчылары" берничә ел рәттән республикада җиңүчеләр булса, икенчедән Кукмарада масштаблы спорт ярышлары үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган.

"Зилант" спорткомплексы республиканың дүрт (зонасында) җиде төрле ярышта беренче урынны алган 14 команданы кабул итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары һәм "Зилант" спортчылары ярышларны ачу тантанасын байрак йөртүчеләр чыгышы, ковбойлар биюләре, "Кукмара" җырлары белән тантаналы итеп ачып җибәрделәр. РПФның Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Андрей Ясько, районбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Җамалиева, РПФның район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитовалар котлагач, бәйгеләр дөрләп кабынды. Үз зонасында спартакиаданың җиде төрендә беренчелекне яулап финалга чыккан Нурлат район идарәсе командасы җан-фәрман тырышып монда да беренчелек өчен көрәште. Кукмаралылар исә өч төр буенча җиңеп килеп волейбол буенча үзләренә тиңнәр юклыгын кабат расладылар. Йөзүдә Түбән Кама идарәсе командасын гына алга җибәреп икенче булдылар. Хатын-кызлар арасында армреслингта кукмаралы Гөлсинә Галиева калын беләкле кунак ханымнарны бер-бер артлы җиңеп беренче булды. Шулай итеп кукмаралылар 16 очко белән беренче, Казанның Вахитов район идарәсе командасы 11 очко белән икенче, нурлатлылар исә өченче урыннарда булдылар. Күршеләребез балтачлылар үзләрен мини-футболда иң осталары итепр күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада пенсия фонды

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X