“Олимп” боз сараенда узачак хоккей матчларына рәхим итегез
Спорт

“Олимп” боз сараенда узачак хоккей матчларына рәхим итегез

(Кукмара, "Хезмәт даны"). 19 гыйнварда "Олимп" боз сараенда 2006 елгы яшүсмер командалары арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә матч узачак. Кукмараның "Ягуар" һәм Казанның "Волна" командалары уйный. Башлана сәг.12.00дә. 21-22 гыйнварда "Олимп" боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының зона этабы узачак. 2002-2003 елгы командалар арасында...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). 19 гыйнварда "Олимп" боз сараенда 2006 елгы яшүсмер командалары арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә матч узачак. Кукмараның "Ягуар" һәм Казанның "Волна" командалары уйный. Башлана сәг.12.00дә.

21-22 гыйнварда "Олимп" боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының зона этабы узачак. 2002-2003 елгы командалар арасында узачак матчта Кукмара, Арча, Байлар Сабасы, Әтнә, Теләче командалары катнаша. Башлана сәг.10.00да.

22 гыйнварда "Олимп" боз сараенда 2000 елгы яшүсмер командалары арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә матч узачак. Кукмараның "Орион" һәм Актанышның "Лачын" командалары катнаша. Башлана сәг.13.00дә.


Нет комментариев