Оешма-предприятиеләр арасында узган спартакиадада беренчелекне район үзәк дәваханәсе командасы алды
Гадәттә, һәр спартакиада күңелле, мавыктыргыч, тәэсир-хатирәләргә бай була. Аның кичерешләре дә онытылмый, күңелдә озак саклана. Үткән шимбәдә оешма-учреждениеләр һәм поселок мәктәпләре арасында үткән район спартакиадасы да хәтер дәфтәренә матур мизгелләре белән язылды. Әмма сүземне әлеге чараның кимчелекле ягыннан башлыйм әле. Поселокта эшчеләр саны күп булган оешмалар шактый. Ә бу көнне...
Гадәттә, һәр спартакиада күңелле, мавыктыргыч, тәэсир-хатирәләргә бай була. Аның кичерешләре дә онытылмый, күңелдә озак саклана. Үткән шимбәдә оешма-учреждениеләр һәм поселок мәктәпләре арасында үткән район спартакиадасы да хәтер дәфтәренә матур мизгелләре белән язылды.
Әмма сүземне әлеге чараның кимчелекле ягыннан башлыйм әле. Поселокта эшчеләр саны күп булган оешмалар шактый. Ә бу көнне исә бары тик 11 команда гына үзләре арасында иң көчлеләрен ачыклады. Тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, кирпеч заводы, торак-коммуналь хуҗалыгы, юл төзү-ремонтлау идарәсеннән, эшмәкәрләрдән бер генә кеше дә катнашмады. Спартакиадада район мәгариф идарәсе, Башкарма комитет та бер команда да куймаган иде. Әлеге оешма-учреждениеләр арасында теннис уйнарлык, кул көрәшендә, аркан тартышуда бил алышырлык бер кеше дә юкмы икән ни соң?! Эчке эшләр бүлегендә дә типсә тимер өзәрдәй егетләр эшли. Поселок мәктәпләреннән дә бары тик 4нче урта мәктәп кенә команда әзерләгән иде.
Район электр челтәре егетләре дә волейболда гына катнашты. Баксаң, әле алар да спартакиада буласын очраклы гына ишетеп килгәннәр икән - оешмаларына район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсеннән әлеге спорт чарасына чакырып хат килмәгән. Бәлки башкаларның катнашмаулары да шуңа бәйледер: хат-положение килеп җитмәгәндер. Ә бәлки оешмалар үзләре электрон хатларны ачып карамаганнардыр. Әмма бу очракта җитәкчеләргә, аларның урынбасарларына шалтыратып, хат алганнармы-юкмы икәнен ачыклау яки исләренә төшерү күп вакытны алмаган булыр иде.
Ә, гомумән, спартакиаданы районда спорт өлкәсендә халык бик пассив дигән фикер белән карадым. Чөнки, әйткәнемчә, командалар бик аз булды, катнашканнарының берничәсе дә бер-ике спорт төре белән чикләнде. Спортны массакүләм итәр өчен күбрәк кешене катнаштырырга, җәлеп итәргә кирәк. Спартакиада берничә көнгә бүленеп үткәрелергә тиештер дип уйлыйм. Ә ярым финал, финал өлешләре тамашачылар җыеп, югары дәрәҗәдә оештырылса, ул тагын да кызыклырак булачак. Бу көнне кул көрәше "Зилант" коридорында, дартс уены волейбол булачак мәйданда үтте. Ник аларны халык күрә алырлык җирдә үткәрмәскә ди?!
...Спартакиада "Зилант" бассейнында - йөзү белән башланып китте. Җылы, якты бассейнга кергәч, ирексездән үзеңнең дә суга чумып, башкалар белән рәттән колачлап йөзәсе килә башлый. Әмма бүгенге вазыйфам башка шул: спартакиаданы яктыртучы журналист буларак катнашам.
-Бөтен төр буенча да катнашучыларны тупладык, - ди йөзүчеләрне күзәтеп, янәшәмдә утырган район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова. - Волейбол уйныйбыз, дигәч, кызларыбыз мәктәп елларын искә төшерик әле, дип, дәррәү кузгалдылар. Рәхмәт гимназия җитәкчелегенә, спорт залына күнегүләргә йөрергә рөхсәт бирделәр. Беренче урынга өмет итмәсәк тә, уйнарга әзер булып килдек. Кайсы төр белән шөгыльләним дисәң дә, поселокта мөмкинлекләр зур. Бер кузгатып җибәрү генә кирәк.
Әлфинур ханымның көч биреп торуы юкка булмады - идарәдә бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Николай Павлов 50 метр араны 38:18 секундта үтеп, беренчелекне алды. Волейболда да егетләре сынатмады, металл савыт-сабалар заводы командасына бирешеп, икенче урында калдылар. Канат тарту буенча да катнашсалар, идарә егет-кызларының гомуми нәтиҗәләр буенча спартакиадада призлы урынны аласыларына шик юк иде. Пенсия фондлары идарәләре арасында оештырыла торган республика спартакиадаларында сигез ел рәттән гел беренчелекне алып килгән әлеге командага бу юлы дүртенче урында калу - алдагы елларда җиңү яуларга этәргеч булып тора.
Хатын-кыз командалары арасында волейбол гимназиянең спорт залында үтте. Барлыгы алты команда тупланган иде. Күңелем белән металл савыт-сабалар заводы кызлары җиңүче булырлар дип уйлап куйсам да, үз-үзләрен ышанычлы тоткан кызлар никтер ахыргы уеннарда бирештеләр, дүртенче урын белән генә чикләнделәр. Хәер, бу командадан өстәл теннисында Айрат Вәлиев үзен иң өлгер итеп танытты. Ә менә декрет ялында булган хезмәттәшләрен, табиб, фельдшерларны җыеп, үзәк дәваханә өчен бер команда туплаган, үзе дә декрет ялында булган шәфкать туташы Ландыш Яппаровага зур "бишле" куярлык - волейболчы кызларын беркем дә җиңә алмады. Хәзер, әнә, кызлар атнага ике тапкыр волейбол буенча күнегүләргә йөриячәкбез дип атлыгып торалар. Гомумән, үзәк дәваханә коллективы спартакиадага әзерлек белән килгән иде. Волейболдан тыш шахматта табиблар Илдар Сәйфуллин, Гөлүзә Сабировалар, тенниста акушерка Язилә Галимуллина беренчелекне яуладылар. Баш табиб Равил Хәлиев үзе дә үрнәк күрсәтте, оста мәргән икәнен раслап, дартста икенче урында калды. Кул көрәшендә фельдшер Гөлзия Нәҗмиева, йөзүдә шәфкать туташы Рәмзия Хәбировалар да - икенче урында.
Район мәдәният идарәсе командасы аркан тартуда, йөзүдә (Айзилә Шәймарданова) беренчелекне бирмәделәр. Кызлар арасында волейбол командасы да, тенниста Алсу Минһаҗева да икенче урыннарны алдылар.
Район газ хезмәтеннән Айрат Вәлиуллин кул көрәшендә - беренче, йөзүдә Геннадий Платонов һәм шахматта Миңсур Садретдиновлар икенче урыннарны яуладылар.
"Строй-Гарант" оешмасыннан да кайбер спортчылар күркәм нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кул көрәшендә Анна Камаева - беренчелекне, өстәл теннисында Алмаз Миннеголовлар икенче урыннарны бирмәделәр.
Ярышның һәр төре буенча нәтиҗәләр стенадагы таблода яктыртылып барды. Аның яныннан кеше өзелмәде диярлек. Әнә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән бергә бер команда туплаган ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин да: "Их, кызлар, теннис белән йөзүдә дә катнашкан булсагыз, безгә 12шәр штраф очкосы өстәлеп язылмый иде бит, бәлки кимендә 5-6 урында калган булыр идегез. Нәтиҗәдә гомуми очколар буенча бишенче урында калдык. Ә бит пьедесталга ук менеп баскан булыр идек", - дип юкка гына уфтанмады. Ә менә бу командадан дартста ветфельдшер Миләүшә Хаҗиевага тиңнәр булмады, шахматта баш эпизоотолог Фәния Сәлахова һәм ветфельдшер Рәзил Хуҗиәхмәтовлар кул көрәшендә икенче урыннарны алдылар.
Спорт - спорт инде ул. Һәр очко, балл никадәр адреналин бирә, азарт өсти, начар энергияләрне "куып чыгара", командада бердәмлек рухы өсти. Иманым камил, бу көнне бил язып, рәхәтләнеп уйнап, йөзеп кайтканнан соң: "Эштән кайткач, атнага ике тапкыр гына булса да спортзалга йөри башларга кирәк әле, өйдә ятып "мүкләнеп" бетәбез", - дигән фикер белән таралышучылар берничә генә түгел, шактый булгандыр.
Спартакиада нәтиҗәләре: I урын - район үзәк дәваханәсе, II урын - Кукмара металл савыт-сабалар заводы, III урын - мәдәният идарәсе командалары. (IV урын - район Пенсия фонды идарәсе, V урын - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, VI урын - социаль яклау идарәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев