Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мини-футбол

"Зилант" спорткомплексында Кукмараның танылган футболчылары Мәсгуть Гайфетдинов һәм Александр Юшковлар истәлегенә ветераннар командалары арасында мини-футбол ярышлары булды.

Киеренке ярышларда металл савыт-сабалар заводы командасы чемпион исемен яулады. Ул финалда поселокның ветераннар командасын 5:4 исәбенә отты. Пьедесталның өченче баскычына үзәк дәваханә ветераннары күтәрелде.
Ярышлар дәвамында Кукмара футболы данын югары йөртүгә зур өлеш керткән М.Гайфетдинов, А.Юшков исемнәре белән беррәттән 60-80нче елларда Кукмара командасы составында уйнаган Аман Якупов, Александр Богомолов, Габделхәй Гайфетдинов, Николай Саватаев, Мөнир Хәйруллин, Сәлим Ульданов, Мәхмүт Сафин, Мәкъсут Йосыпов, бертуган Плотниковлар адресына да хөрмәт сүзләре әйтелде. Алар уйнаган команда озак еллар Вятка Аланы, Сосновка, Яшел Үзән, Васильево, Юдино футболчыларына лаеклы көндәш булды.
Турнирда җиңүчеләргә тегү һәм мех фабрикалары, "Мир компьютеров" кибете (Ленин урамы, 11) әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Я.Зыятдинов, "Зилант" спорт комплексы директоры Р.Хәйруллиннарга турнирны оештыру һәм үткәрүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X