“Маугли” балаларны спортка тарта (фото)
Спорт ярышларын газетада еш яктыртырга туры килсә дә, "Маугли" дип аталганын ишеткән юк иде. "Маугли" - каратэ алымнарын кулланып, кечкенә яшьтәге балаларны спортка тарту икән ул. Моннан берничә ел элек район тренерлары Алмаз Галәветдинов җитәкчелегендә Пермь шәһәренә барып, әлеге методиканың авторы Александар Петров белән танышып кайталар. Ул үткәргән дәресләрдә катнашалар,...
Спорт ярышларын газетада еш яктыртырга туры килсә дә, "Маугли" дип аталганын ишеткән юк иде.
"Маугли" - каратэ алымнарын кулланып, кечкенә яшьтәге балаларны спортка тарту икән ул. Моннан берничә ел элек район тренерлары Алмаз Галәветдинов җитәкчелегендә Пермь шәһәренә барып, әлеге методиканың авторы Александар Петров белән танышып кайталар. Ул үткәргән дәресләрдә катнашалар, эш алымнарына төшенәләр. Һәм, районга кайткач, әлегә кадәр безнең өчен ят булган бу методиканы балалар бакчаларында башлап җибәрәләр.
-Һәрберебезгә билгеле: балаларны спорт юнәлешендә тәрбияләү сәламәтлекләрен ныгытуга беренче адым булып тора һәм "Маугли" да сабыйларга кечкенәдән үк ныклап спортка кереп китәргә ярдәм итә, - ди тренер Илнар Фазлыев. - Без 5-8 һәм 8-10 яшь категорияләре белән эшлибез. Эшебез уңышлы бара дип әйтергә ныклы нигез бар. Бу бик уңайлы, аңлаешлы программа - йөгерү, турникта тартылу, гимнастика төрләре аша бала үзеннән-үзе спорт элементлары белән таныша. Атнага берничә тапкыр тренер Нурзат Абдуллин белән Манзарасның "Әкият", поселокның "Ромашка", "Каенкай" , "Йолдызлык" , "Ләйсән" балалар бакчаларындагы мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар белән эшләсәк, кичләрен "Ялкын" спортзалына килүчеләр белән шөгыльләнәбез. Һәм менә хезмәтебезгә берникадәр нәтиҗә ясар өчен ярыш оештырып карарга уйладык.
"Маугли" "Ялкын" спорткомплексының зур залында поселокның "Ромашка", "Каенкай" , "Йолдызлык", "Ләйсән" балалар бакчаларына йөрүче сабыйларның флешмобы белән башланып китте. Балалар үз бакчаларын яклап визит карточкасын тәкъдим иткәннән соң, командалар арасында төрле спорт ярышлары кызганнан-кыза барды. Алар өчен оештыручылар тугыз төрдәге ярыш әзерләгәннәр иде. Нәтиҗәләр буенча "Йолдызлык" командасы җиңүче булып танылды. "Каенкай" икенче урынны яулады. "Ләйсән" белән "Ромашка" өченче урыннарны бүлештеләр. Бу көнне ярышларда катнашкан бер генә бала да бүләксез китмәде, ә командаларга кубок, грамота, медальләр тапшырылды.
Киләсе елларда тренерлар балалар бакчаларындагы мәктәпкәчә әзерлек кенә түгел, ә урта төркемнәрдәге балалар белән дә эшләргә ниятлиләр. Димәк, сәламәт балалар үстеререргә, аларны мөмкин кадәр спортка тартырга ниятләгән әти-әниләр өчен күп мөмкинлекләр ачыла.





.jpg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев