Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лубянга чаңгычылар десанты төште

Урман - кешенең иң якын дусты. Ул йорт салырга бүрәнә, өй кирәк - яраклары һәм җиһаз өчен чимал, утын бирә. Ә саф һавасы ни тора! Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, йөрәкләргә үтеп керерлек кошлар сайравы кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да. Урманчылар менә шушы хәзинәне саклый һәм...

- Лубян урман хуҗалыгы техникумыннан бик күп шәхесләр үсеп чыкты. Алар бүгенге көндә югары постларда, төрле урман хуҗалыкларында хезмәт юлларын дәвам итә. Техникумны урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына күчереп, киләчәктә аның базасын үстерү, яхшы хезмәт шартлары булдыру, заманча җиһазлар урнаштырып, җитештерүне җайга салу күздә тотыла. Элек Лубян үзенең агач эшкәртү цехлары белән дан тота иде бит. Шуны яңадан кайтарырга кирәк. Җитештерү җайга салынса, яңа хезмәт урыннары барлыкка киләчәк, әлеге җирлектәге социаль мәсьәләләрне дә хәл итеп булачак. Узган ел 200 еллыгын билгеләп үткән Лубян икенче яшьлеген кичерергә тиеш. Техникумның да киләчәге зур. Бүген дә менә без салкын кышкы көндә матур чара уздырып ялгышмадык. Спорт белән шөгыльләнү һәркайсыбыз өчен кирәк, - диде һәм ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
"Атлант" базасы каршындагы мәйданда район мәдәният йорты үзешчәннәре җыр-моң бүләк итте, төрле районнардан килгән сәүдәгәрләр шашлык пешереп, чәй кайнатып, бәйгедә катнашучыларны һәм тамаша кылучыларны сыйлады. Тирә-юньгә таралган шашлык исе борыннарны кытыклады. Көне дә бик матур булды, шуңа чаңгычылар кышкы спартакиадада бик теләп, дәртләнеп катнашты. Бизәлгән җигүле атлар, моторлы "Буран"нар да урманчылар бәйрәменә ямь өстәде.
Лубян урман хуҗалыгы техникумы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Зәй, Әлмәт, Минзәлә, Арча, Саба, Кайбыч, Әлки, Баулы, Балтач, Түбән Кама, Лаеш, Әгерҗе һәм министрлык спортчылары актив чыгыш ясады. Бәйге булгач, аның җиңүчеләре дә, җиңелүчеләр дә булмый калмый. Хатын-кызлардан Г.Мухиева (Мамадыш урманчылыгы), Г.Исмәгыйлова (Кайбыч урманчылыгы) һәм В.Миронова (Лубян урман хуҗалыгы техникумы), ир-атлардан А.Зиннәтуллин (Кайбыч урманчылыгы), Р.Сабиров (Мамадыш урманчылыгы), Р.Гарифуллин (Лубян урман хуҗалыгы техникумы) 1-3 урыннарны бүлештеләр. Студентлардан А.Хитрин, Д.Кузнецов (Лубян урман хуҗалыгы техникумы), И.Фәхретдинов (Казан аграр университеты), кызлардан Г.Гыйльманова, А.Терентьева (Лубян урман хуҗалыгы техникумы) мактаулы исемнәргә ия булды. Өлкән чаңгычылардан Наталья Минеева һәм Мәҗит Шәйхетдинов махсус призга лаек дип табылды. Алар икесе дә Алабуга урманчылыгыннан. Командалар арасында беренчелеккә Саба урман хуҗалыгы, икенче урынга Әлки урманчылыгы һәм өченче мактаулы исемгә хуҗалар үзләре - Лубян урман хуҗалыгы техникумы лаек дип табылды. Йомгаклау өлеше Лубян мәдәният йортында уздырылды. Биредә җирле үзешчәннәр, техникум студентлары чыгыш ясады.
- Кукмара - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча тотрыклы эшли торган район. Елдан-ел күмәк хуҗалыкларның, агрофирмаларның матди-техник базасы ныгый. Авыл хуҗалыгы белән беррәттән, районда сәнәгать, төзелеш, көнкүреш хезмәте күрсәтү тармаклары да киң үсеш алган. Халкы тырыш, һөнәрле. Лубян төбәге дә районыбызның горурлыгы булып санала. Урман хуҗалыгы техникумы бөтен Россиягә квалификацияле урман белгечләре хәзерли, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, чарага йомгак ясап.
Урманчыларга киләсе елда да очрашып, үзләрен чаңгы спорты ярышында сынарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU