Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кул кушырып утырмасаң, барысын да эшләп була

Без үскәндә авыл эчендәге инеш, елга тирәләре кышкы айларда гөрләп тора: боз өстендә кичке караңгы төшкәнче малайлар-кызлар янып- пешеп туп тибә, хоккей уйный иде. Тигез итеп катырылган боз, тимераяклар, чын кәшәкәләр юклыгы да уенга киртә була алмады. Хәзер исә районыбызда 19 авылда бөтен таләпләренә туры китереп ясалган хоккей мәйданчыклары бар....

Бу кыш Адай, Түбән Казакларда яшәүче балаларга, яшүсмерләргә дә зур сөенеч алып килде: хоккей тартмалары куллануга тапшырылды. Узган шимбәдә исә Яңа Сәрдек халкы да шушындый күңелле вакыйганың шаһите булды. Клуб каршында бөтен таләпләренә туры китереп ясалган шугалакны ачу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә авылның олысы-кечесе, тирә-яклардан спортчылар җыелган иде. Тантанада район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашып, үзенең теләкләрен җиткерде.
-Соңгы елларда Сәрдекбаш авыл җирлегендә, шул исәптән Яңа Сәрдек авылында да халыкның тормыш шартларын яхшырту максатыннан күп эшләр башкарылды. Мәктәп, мәчет, клуб, медпунктлар халыкка хезмәт күрсәтә, Яңа Сәрдек, Каенлык, Тырыш авылларын район үзәге белән асфальт юллар тоташтыра. Моннан бер-ике ел элек Илфат хәзрәт балалар өчен шугалак булдыру теләген җиткергән иде, бүген менә шул хыялның да тормышка ашуын күрәбез. Бу хоккей мәйданчыгы буш тормасын, балаларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, чыныгу алырга мөмкинлек бирсен иде. Бәлки киләчәктә алар арасыннан Морозовлар, Зариповлар үсеп чыгар, - диде ул һәм Яңа Сәрдек командасына хоккей таяклары бүләк итте.
Әлеге шугалакны койма белән әйләндереп алу өчен авылның эшмәкәре, үзе үк тренер да булган Илһам Гарифуллин төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәткән, аның кул астында эшләүче ир-егетләр аны корып та биргәннәр. Башкаларның да булышлыгы зур булган. Әлбәттә, бу эшләрнең башында торучы, оештыручы - Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев.
-Район җитәкчелеге булышлыгы белән җирлегебездә һәр елны социаль объектлар, юллар төзү, ремонтлау буенча нәтиҗәле эшләнелә. Соңгы елларда гына да урта мәктәпкә, Сәрдекбаш һәм Тырыш клубларына ремонт ясалды, узган ел Сәрдекбаш, Уразай зиратлары зурайтылып, соңгысы калай койма белән әйләндереп алынды. Тырышта яңа урамга су кертелде. Яңа Сәрдек тә икенче яшьлеген кичерә: медпункт белән бергә яңа башлангыч мәктәп, мәчет салынды, клуб төзекләндерелде. Урамнарга асфальт түшәлде. Моңарчы җирлегебездә бер хоккей мәйданчыгы бар иде, менә бүген тагын бер шугалак куллануга тапшырылды. Элеккеге терлекчелек йортын тәртипкә китереп, утын ягып җылытып, киенү-чишенү, ял итү өчен дә урын булдырылды. Шушы эшләрне башкаруга өлеш керткән һәркемгә мин зур рәхмәтле, - диде ул.
Илфат хәзрәт Коръән аятьләре укып, үзенең хәер-фатыйхасын бирде. Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин символик төстә беренче алканы боз өстенә ташлаганнан соң, уен башланып китте. Ул көнне Яңа Сәрдек-Сәрдекбаш яшьләр командалары һәм Чишмәбаш-Яңа Сәрдек олылар командалары көч сынашты һәм сәрдекбашлылар җиңүче дип танылдылар. Җыр-моң сөючеләр өчен дә бүләк әзерләнгән иде: алар район үзешчән артистларының чыгышларын яратып тамаша кылдылар. Бәйрәм чәйсез-сыйсыз буламы соң?! Халык кайнар чәй, коймак, пылау белән дә сыйланды. Кыскасы, авыл халкы өчен истә калырлык тамаша оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU