"Зилант" спортмәктәбенең тау чаңгысы бүлегендә шөгыльләнүчеләр Башкортстанның Белорецк шәһәрендә үткән ачык чемптонатта һәм республика беренчелегендә катнаштылар.
Чемпионатта Сергей Наумов, слалом һәм слалом-гигант төрләрендә көмеш һәм бронза медальләр яулап, спорт остасына кандидат нормативын үтәде. Республика беренчелегендә слалом төрендә - беренче, слалом-гигантта икенче урынны алды. Ә Артур Гайнанов ике төрдә дә өченче урында калды.
Нет комментариев