Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кукмарада яңа баһадирлар үсә

Февраль аена аяк басуга район башлыгы призына татарча көрәш буенча турнир оештырыла

Көрәшчеләр һәм әлеге спортны үз итүчеләр өчен районыбызда күркәм традиция яши: февраль аена аяк басуга район башлыгы призына татарча көрәш буенча турнир оештырыла. Бу бәйге республикадагы иң данлыклы турнирларның берсе - "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш ярышына районыбыздан иң көчле, әзерлекле спортчыларны сайлап алу дисәң дә хата булмас.

Гадәттәгечә, бу көнне Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексы халык белән тулган иде. Тамашачылар да, бил алышырга теләүчеләр дә күп җыелган. Әнә Рәмис Исрафилов өчен көч биреп торырга әтисе Харис, апасы Халидә дә алдан ук килеп, иң уңайлы урыннарны сайлап урнашканнар. Сынатмады егет, Олыяз командасы өчен көрәшеп, 70 килограмм үлчәү авырлыгында өченче урында калды. Шушы ук командадан Илфат Тимергалиев та 75 килограммда өченче урынны алды. Тамашачылар арасында булган әтисе, эшмәкәр Нурсил Тимергалиев алдан ук улына берәр төрле кызыксындыру чарасы уйлап куймадымы икән?!

Турнир киеренке барды, соңгы нәтиҗәләр көн кичкә авышкач кына билгеле булды. Аның шартнамәсе буенча һәр авыл җирлеге 9 авырлык категориясендәге спортчыларны тупларга тиеш иде. Ә бәйгегә 13 кенә җирлектән 85 көрәшче килде. Калган 16 җирлектән дә спортчылар катнашса, турнир тагын да мавыктыргыч, кызыклырак булыр иде.

Гомуми баллар нәтиҗәсе буенча Олыяз авыл җирлеге 1нче урынны алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урында - Ядегәр, өченчедә - Зур Кукмара һәм Байлангар авыл җирлекләре. 1-3 урыннарны алган көрәшчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Менә алар - җиңүчеләр:

60 килограмм - Илсур Гыймадетдинов, Байлангар

65 килограмм - Динар Фәттахов, Олыяз

70 килограмм - Владислав Сафаров, Түбән Үрәс

75 килограмм - Фәнзил Габидуллин, Өлге

80 килограмм - Җәлил Закиров, Олыяз

85 килограмм - Раил Сәлахетдинов, Нократ Аланы

90 килограмм - Илнар Мәликов, Олыяз

100 килограмм - Ринат Сәлахетдинов, Нократ Аланы

100 килограммнан югары - Ринат Дәүләтшин, Олыяз.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев