Кукмарада шахматчылар көч сынашты
20 гыйнварда Кукмарада башланган шахмат буенча ачык район турнирына шушы көннәрдә нокта куелды. Анда барлыгы 24 шахматчы үзара көч сынашты, уеннар 9 турдан торды. Нәтиҗәдә күппрофильле лицей укучысы Ирек Галиев 9 турдан 9 очко туплап, быел да үзенең районда иң көчле шахматчы икәнен раслап, чемпион исемен алды. Бу - Ирекнең...
20 гыйнварда Кукмарада башланган шахмат буенча ачык район турнирына шушы көннәрдә нокта куелды. Анда барлыгы 24 шахматчы үзара көч сынашты, уеннар 9 турдан торды. Нәтиҗәдә күппрофильле лицей укучысы Ирек Галиев 9 турдан 9 очко туплап, быел да үзенең районда иң көчле шахматчы икәнен раслап, чемпион исемен алды. Бу - Ирекнең инде өч ел рәттән алган мактаулы титулы. Икенче урында - Илгиз Хаҗиев, өченчедә - Рөстәм Миннеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев