Кукмара спортчылары Яр Чаллыда узган бәйгеләрдә җиңү яулады
Яр Чаллы шәһәрендә йөгерү буенча "Кама ярыммарафоны" узды. Әлеге спорт чарасында, 21 чакрымга йөгерүдә кукмаралылар да катнашты. Кукмара егете Раниф Сабирҗанов иң көчле беренче унлыкка керде, үз яшьтәшләре арасында җиңүче булды. Әлеге шәһәрнең "Боровецкий" урманында оештырылган экстремаль велосипед марафоныннан да райондашларыбыз читтә калмады. 30 чакрымлы ике әйләнеш дистанциядә 80ләп спортчы...
Яр Чаллы шәһәрендә йөгерү буенча "Кама ярыммарафоны" узды. Әлеге спорт чарасында, 21 чакрымга йөгерүдә кукмаралылар да катнашты. Кукмара егете Раниф Сабирҗанов иң көчле беренче унлыкка керде, үз яшьтәшләре арасында җиңүче булды.
Әлеге шәһәрнең "Боровецкий" урманында оештырылган экстремаль велосипед марафоныннан да райондашларыбыз читтә калмады. 30 чакрымлы ике әйләнеш дистанциядә 80ләп спортчы катнашты. Кукмара спорт мәктәбе тренеры Илфар Сәләхов һәм Кукмара аграр көллияте студенты Ислам Минһаҗевлар иң көчле алтылыкка керделәр, үз яшь категорияләрендә җиңү яуладылар. Раниф Сабирҗанов исә, 30 чакрым араны уңышлы узып узып, һәвәскәрләр категориясендә җиңүгә иреште, дип хәбәр иттеләр район спорт комитетыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев