Кукмара егете Мәскәүдә узган марафонда беренчелекне алды
Үткән атнада Мәскәүдә традицион марафон үтте. Анда барлыгы 30 меңнән артык кеше, шул исәптән 70 илнең җиңел атлетика буенча йөгерешчеләре катнашты. Марафончылар 42 чакрым 195 метр дистанцияне узарга тиешләр. Әлбәттә, бик күпләр өчен бу бик озын юл, финишка иң көчлеләр, үҗәтләр генә килеп җитә ала. Быелгы марафонда Кукмара егете -...
Үткән атнада Мәскәүдә традицион марафон үтте. Анда барлыгы 30 меңнән артык кеше, шул исәптән 70 илнең җиңел атлетика буенча йөгерешчеләре катнашты. Марафончылар 42 чакрым 195 метр дистанцияне узарга тиешләр. Әлбәттә, бик күпләр өчен бу бик озын юл, финишка иң көчлеләр, үҗәтләр генә килеп җитә ала.
Быелгы марафонда Кукмара егете - Мәскәүдәге югары уку йортларының берсендә белем алучы Эльмир Хаҗиев та катнашкан. Ул дистанцияне 2 сәгать 57 минут 40 секундта узып, 18-19 яшьлек ир-атлар арасында беренчелекне алган. Якташыбыз әлеге җиңүе өчен кыйммәтле бүләкләргә ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев