Кукмара чаңгычылары республика ярышында призлы урыннар алды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Яшел Үзәндә 2001-2002 елда туган чаңгычылар арасында республика ярышы үтте. Анда Ош.Юмьяның 9 сыйныф укучысы Ленар Ибятов 5 чакрым араны классик алым белән 15 минут 50 секундта узып өченче урынны алды. Һәм ул Татарстан командасы составына кертелеп, февраль аенда Архангельск шәһәрендә үтүче Россия күләмендәге ярышта катнашу хокукын...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Яшел Үзәндә 2001-2002 елда туган чаңгычылар арасында республика ярышы үтте. Анда Ош.Юмьяның 9 сыйныф укучысы Ленар Ибятов 5 чакрым араны классик алым белән 15 минут 50 секундта узып өченче урынны алды. Һәм ул Татарстан командасы составына кертелеп, февраль аенда Архангельск шәһәрендә үтүче Россия күләмендәге ярышта катнашу хокукын яулады. Бу турнирда составында Аня Арсентьева (Нырья), Максим Петров, Олег Зайцевлар (Ош. Юмья) булган Кукмара командасы гомуми нәтиҗәләр буенча икенче урынны алды. Укучыларны ярышларга тренер Илфар Сәлахов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев