Кукмара бадминтончылары Татарстан чемпионатының зона уеннарында катнашты
Яшел Үзәндә бадминтон буенча Татарстан чемпионатының зона уеннары үтте. Анда зурлар арасында Илһам Кәрамов, Самат Фәсхетдинов (Зур Кукмара), Даниил Иванов (Поч.Сутер), Азат Шаһабиев, Аделина Бурцева, Алинә Хасанова, Альбина Сабировалардан (Кукмара) торган команда өченче урынны алды. Ярышта шулай ук 2002 елда туган һәм аннан яшьрәкләр командасы да өченче урынга лаек булды....
Яшел Үзәндә бадминтон буенча Татарстан чемпионатының зона уеннары үтте. Анда зурлар арасында Илһам Кәрамов, Самат Фәсхетдинов (Зур Кукмара), Даниил Иванов (Поч.Сутер), Азат Шаһабиев, Аделина Бурцева, Алинә Хасанова, Альбина Сабировалардан (Кукмара) торган команда өченче урынны алды. Ярышта шулай ук 2002 елда туган һәм аннан яшьрәкләр командасы да өченче урынга лаек булды. Аның составында Линар, Айдар Гыйльмановлар (Поч.Сутер), Фәридә Галимҗанова, Адилә Шиһапова, Сөмбел Фәсхетдинова, Фәнис Кәрамовлар иде (барысы да Зур Кукмарадан). Укучыларны ярышларга тренерлар Рәшит Гыйлаев, Иван Шапеев, Мөнир Гыймадиевлар әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев