Реклама
Спорт
Командалар алты - җиңүче берәү
Районда хоккей командалары арту гына түгел, уенчыларның осталыгы да үсә бара. 3 февральдә "Олимп" боз сараенда Кукмара егете, "Норд" хоккей командасының элеккеге уенчысы Илнар Фәргать улы истәлегенә узган мемориал турнир шуны раслады.
Бу турнир быел өченче ел үткәрелә. Ике ел рәттән күчмә Кубокны Илнар уйнаган "Норд" командасы үзендә калдырган. Быел да турнир башыннан ук җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр алар. Хәтта "Олимп" боз сараеның үзенчәлекле рекордын да куйдылар. Аш-Буҗи һәм Чишмәбаш авылы егетләреннән торган Бөр-II командасын 22:0 исәбенә җиңделәр. Тамашачылар арасында боз сарае ачылганнан бирле мондый зур исәп аермасына җиңүче булуын хәтерләүче табылмады.
Турнирда Кукмараның спорт ветераннарыннан торган ике команда катнашты. Яшьләре 40 белән 50 арасында булса да, алар әле кайбер яшьләр көнләшерлек итеп уйныйлар. "Орион" ветераннар командасы исә финалга ук килеп җитте. Алар хәтта беренче-икенче урыннар өчен уенда беренче периодта "Норд" белән тигез уйнауларын күрсәттеләр. Әмма яшьлек үзенекен итте: уен 6:1 исәбенә "Норд" файдасына тәмамланды.
Турнир авыл хоккейчыларының осталыгы да сизелерлек үсә баруын күрсәтте. Зур Сәрдек һәм Сәрдекбаш уенчыларыннан торган "Бөр-I", Вятка Аланы районының "Шөн" командалары уеннарын инде бозга яңа басканнар уены дип кенә карап булмый. Аларга тизлек, көтелмәгән комбинацияләр куллану хас. Бу уенда шөнлеләр "Бөр-I"не 5:2 исәбенә җиңеп, өченче призлы урынга лаек булдылар.
Унбер сәгать барган ярышларга Рафис Нәкыйпов белән Виталий Калинин хөкемдарлык итте. Рафис кагыйдә бозучыларның кем булуына карап тормый, кулларыннан тотып, "урының шунда" дигәндәй штраф эскәмиясенә озатып кына тора. Хөкемдарларга әледән-әле уенчылар арасындагы кабынып китүләрне дә сүндереп торырга туры килде.
Турнирның башыннан ахырына кадәр тамашачылар эскәмиясеннән уеннарны күзәткән Фәргать Нургат улы Сафин һәм Илнарның тормыш иптәше Гөлназ бүләкләү тантанасында үзләре дә бозга чыктылар һәм җиңүчеләргә Кубок, медальләр, бүләкләр тапшырдылар.
"Шөн" командасыннан Рүзәл Шаһиевка иң яхшы капкачы, "Норд"тан Айрат Сәйфетдиновка "Иң яхшы сакчы", "Орион" ветераннар командасыннан Райнур Закировка "Иң яхшы һөҗүмче", "Бөр I" командасыннан Илшат Кадыйровка "Иң күп шайба кертүче" призлары бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев