Реклама
Спорт
Киокусинкай каратэ
3 февральдә Чебоксар шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча ярышлар булып узды. Анда республика һәм Кукмара районы данын яклап, "Ялкын" яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче егет-кызлар катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында түбәндәге спортчылар призлы урыннарны яуладылар: Ринас Якупов - I урын (А.Булатов исемендәге лицей), Рәмзил Гатин - II урын (Зур Сәрдек гимназиясе), Гүзәл Мифтахова -...
3 февральдә Чебоксар шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча ярышлар булып узды. Анда республика һәм Кукмара районы данын яклап, "Ялкын" яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче егет-кызлар катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында түбәндәге спортчылар призлы урыннарны яуладылар: Ринас Якупов - I урын (А.Булатов исемендәге лицей), Рәмзил Гатин - II урын (Зур Сәрдек гимназиясе), Гүзәл Мифтахова - II урын (3нче урта мәктәп), Кәрим Садыков - II урын (Манзарас урта мәктәбе), Инсаф Хәсәнов - III урын (Зур Сәрдек гимназиясе). Ярышка спортчыларны тренерлар Алмаз Фәрит улы Галәветдинов һәм Илшат Кафил улы Сәмигуллин әзерләделәр. Ярышта катнашкан егетләребезгә Һәм кызларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
Р.S. Ярышларда катнашу өчен матди ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев