Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кеше китә - исеме кала

Тышта буран котыра. Ачы җил уйный. Ул укмашкан кар бөртекләрен бар көченә тәрәзәләргә, стеналарга китереп бәрә дә, бер мизгелгә тынып тора. Бу буран да үтәр, яңа матур көн туар. Тик Вәрәкыя апаның күңелен чолгап алган болытлар гына һичкайчан таралмас. Чөнки таратучы көче, җиле тынган, йолдызы сүнгән. Менә икенче ел инде...

Тышта буран котыра. Ачы җил уйный. Ул укмашкан кар бөртекләрен бар көченә тәрәзәләргә, стеналарга китереп бәрә дә, бер мизгелгә тынып тора. Бу буран да үтәр, яңа матур көн туар. Тик Вәрәкыя апаның күңелен чолгап алган болытлар гына һичкайчан таралмас. Чөнки таратучы көче, җиле тынган, йолдызы сүнгән. Менә икенче ел инде Вәрәкыя апа Яңа елны Мөзәкир абыйдан башка каршы ала. Ләкин аның бер сәгате, бер минуты да Мөзәкир абыйны уйламыйча узмыйдыр. Гомер буе эштә дә, гаиләдә дә бер-берсеннән аерылмаган, бер сүздән, бер караштан аңлап, бер-берсе өчен ут йотып, кайгыртып яшәгән, еллар узган саен яратуның башкачарак, тирәндәрәк, тагы да бәһалерәк икәнен тоеп, дәү әти, дәү әни булуның нинди зур бәхет икәнен татып яши башлаганда гына мәрхәмәтсез үлем аларны 47 елдан соң аера. "Яшь вакытта ничек тә уза, менә хәзер, шушы яшьтә бер-береңнән аерылу бик авыр икән", - дип, күз яшьләрен тыя алмады Вәрәкыя апа. Балалары алдында гына түгел, үзләре генә калган вакытларында да ачуланышканнары булмаган әти-әниләренең үрнәген хәзер уллары үз гаиләләрендә исбатлап яшиләр.
Һәрбер укучы баланың яраткан бер укытучысы була. Алар минем икәү иде. Беренчесе - сыйныф җитәкчебез Шакирова Нина апа булса, икенчесе - Вәрәкыя апа. Турыдан ачып ике якка үреп, аны килешле итеп өскә өеп куйган чәченә, ягымлы елмаюына, нурлар чәчеп торган көләч йөзенә, зифа буй-сынына, матур күзләренә соклана идем. Мин аның мәктәп директоры Мөзәкир абый хатыны икәнен җиденче класста укыганда гына белдем. Бервакытта да Вәрәкыя апаның мәктәптә Мөзәкир абый белән аерым сөйләшеп торганнарын күрмәдем. Алар хәтта мәктәптә балалары белән дә аралашмыйлар иде бугай. Бу укытучыларның балалары башкалардан берни белән дә аерылмады. Ул вакытта аңлап та бетермәгәнмендер, хәзер соклануым чиксез. Нинди итагатьле кешеләр булганнар. Шулай эшләп, алар хезмәттәшләрен генә түгел, укучыларын да хөрмәт иткәннәр. Холкы белән тыйнак, сабыр, үз-үзен тотышы, сөйләшүе белән башкалардан аерылып торган Мөзәкир абыйга, исән булса, бүген 74 яшь тулган булыр иде. Чиренә алай тиз генә бирешмәгән дә булыр иде, олы улы Фидаилнең фаҗигале үлеме аны вакытсыз алып китте шул. Менә аның үлгәненә дә ике ел. Хатынын тол, ике баласын ятим итеп, 45 яшендә вафат булды. Әти-әни өчен игелекле ул, энекәшләре өчен бар яктан үрнәк абый иде. Дүрт энесен дә җепкә тезеп баргандай үзе артыннан ияртеп, юл сызып баручы булды. Үзләре күптән инде әти булган дүрт ир туган әтиләрен бик юксынып, сагынып яшиләр. Фәнис, Марат, Азат, Илгиз һәм аларның гаиләләре әтиләренең якты истәлеген саклау өчен икенче ел инде Мөзәкир абый призына хоккей ярышы үткәреп киләләр. 6 гыйнварда Сәрдекбаш мәктәбенең хоккей мәйданында 1995 елгылардан башлап түбәнрәк яшьтәге укучылар арасында узган ярышта Сәрдекбаш командасы Мөзәкир абый призын зур тырышлык белән яулап алды. Икенче урынга - Мәмәшир, өченче урынга - Чишмәбаш, дүртенче урынга Вахит командасы чыкты. Бу бәйрәмгә якын-тирә авыллардан да бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсе Мөзәкир абыйны юксынып искә алдылар. Сигез онык арасыннан бердәнбер кыз бала Илүзә дәү әтисе истәлегенә җыр башкарганда, Вәрәкыя апаның күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
Вәрәкыя апа, сүнгән йолдызыгыз янында балкып килүче сигез йолдызчыгыгыз сезгә яшәргә тагын да көч өстәр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X