Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Каскад-М" турнир оештырды

2013 ел спорт вакыйгаларына бай. Кукмарада хоккей хәрәкәтенә дә быел 45 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә "Каскад-М" ширкәте билгеләгән Кубокка көньяк-көнчыгыш конференциясе беренчелеге уздырылды. "Олимп" боз сараенда оешкан бу бәйге музыка мәктәбенең тынлы оркестры чыгышы белән башланды. Алар татар, рус, инглиз авторларының әсәрләрен башкарып, ярышларга бәйрәм төсе өстәделәр.

Тимераякта фигуралы шуучылар да яңа бию үрнәкләре күрсәттеләр.
Бозда тәҗрибәле Шөн авылы егетләре, Камышлы авылы яшьләре һәм Лубян урман хуҗалыгы техникумы студентлары көч сынаштылар һәм шул тәртиптә призларны да бүлештеләр.
Бүләкләрне командаларга "Каскад-М" ширкәтенең генераль директоры, хоккейны кечкенә чактан ук яратучы Айдар Миңлемөхәммәт улы Гыйльметдинов үзе тапшырды. Хәзерге вакытта "Каскад-М" коллективы Сочида узачак олимпиаданың акваторияне саклау системасын коруда катнаша.
Оештыру комитеты "Каскад-М" хезмәт коллективына рәхмәт белдерә һәм эшләрендә яңа уңышлар тели. Алда хоккейчыларны яңа зур турнир көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU