Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү җиңел бирелми

Моннан 16 ел элек "Хезмәт даны" газетасы Кубогына кар өстендә уйнап башланган турнирның быелгысында унөч команда катнашты.

Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексына Кукмарадан гына түгел, Вятка Аланы, Кизнер шәһәрләреннән командалар килеп, 2 ай дәвамында иң көчлеләрне ачыкладылар. 23 февральдә 4 команда арасында финал уеннары булды.
Ярымфиналның беренче уенында Вятка Аланы белән Нур Баян командалары очрашты. Бер яшь тамашачы: "Пүләнкәләр 14:1 исәбенә тар-мар итә хәзер", - дигән иде дә, ул фаразлаганча ук булмады. Уен 13:6 исәбенә күршеләр файдасына тәмамланды. Икенче уенга әлеге турнирның биш тапкыр җиңүчеләре "Зур Кукмара-2" һәм Степан Разин урамы командалары чыкты. Беренче тайм 2:2 исәбе белән тәмамланды. Бер туп аермасы белән җиңеп барган зуркукмаралылар капкасына икенче тайм тәмамланырга 23 секунд калганда кергән гол уенны бишәр минутлык өстәмә таймнарга күчерде. Уен 4:5 исәбенә төгәлләнеп, "большак"ларга өченче урын өчен генә көрәшәсе калды. "Бронза"ны алар кулдан ычкындырмады: "Нур Баян" командасын 11:7 исәбенә оттылар.
Финал уены көчләрнең тигез булуын күрсәтте. Степан Разин командасы керткән һәр тупка "Вятка Аланы" минут эчендә җавап бирә килде. Разинлыларның капкачысы Рамил Әхмәтов капкасын ташлап һөҗүмгә күчеп котны алып бетерде: буш капкага кертеп куйсалар?! Ахырда ул һөҗүмче булып, капкага икенче егетне бастырдылар. Уен тәмамланырга 41 секунд калганда җиңү исәбе 6:4 булды - Степан Разин командасы чемпион! Алар арасында мәрхүмнең улы Нияз Ризвановның нәтиҗәле уен күрсәтүен дә әйтергә кирәк.
Турнир икенче ел рәттән газетаның баш мөхәррире булып эшләгән, үзе дә яшьлегендә спорт белән мавыккан Расим Ризванов истәлегенә багышланды.
Быелгы җиңүчеләргә бүләкләрне язучы якташыбыз Заһид Мәхмүди әзерләгән иде. Ул призларны Казаннан бөтен гаиләсе белән җыелып кайтып тапшырды. Капкачы Илнар Исрафилов, сакчы Радик Мирасов, һөҗүмче Рифат Садыйков һәм күп туп кертүче Руслан Гарифулиннар аерым бүләкләргә лаек булдылар.
Расим Ризвановың туганнары Фидаил, Зөфәр, Заһитләр дә көне буе спортчылар өчен җан атып утырдылар, уенчыларга рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU