"Хезмәт даны" газетасы турнирына - 10 яшь (фото)
Спорт

"Хезмәт даны" газетасы турнирына - 10 яшь (фото)

Ноябрь ае якынлашуга редакциябезгә Зур Кукмара авылыннан футбол буенча тренер Фәрит абый Сәйфетдинов килеп керә дә: "Кызлар, быел да "Хезмәт даны" газетасы призына мини-футбол ярышлары оештырабызмы соң?" - дип кызыксына... Рәхмәт инде үзенә, барлык оештыру эшләрен: командаларны теркәү, уеннар расписаниесен төзү, төрле аңлашылмаучанлыкларны хәл итү, хөкемдарлык итүне үз өстенә ала...

Декабрь аенда старт бирелеп, өч ай дәвамында барган быелгы турнирда барлыгы 21 команда катнашырга теләк белдерде. Сазтамак, Олыяз, Зур Сәрдек, Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр, Саба районының Мишәбаш авылларыннан - берәр, Зур Кукмарадан - өч, калганнары Кукмарада тупланган командалар. Шулай итеп, атнаның ял көнендә 250гә якын футболчы "Ялкын" спорткомплексының зур залында тирләп-пешеп туп типте, һәр кертелгән тупка сабыйларча сөенде, җиңелү ачысын да татыды. Әнә, "Большак-1" командасыннан Фәнзил Галиев та: "Аякларның авыртмаган җире юк. Әмма футбол уйныйсы бар, дип җан атып торасың. Хәзер миңа 27 яшь, өченче сыйныфтан бирле туп тибәм. Бу - гомерлеккә бәйлелек инде. Турнир барган вакытта, ягъни өч ай дәвамында күнегүләргә бердәм йөрибез дә, ул тәмамлангач, спорт залына килүчеләр калмый да диярлек. Шуңа күрә аның ел саен үткәрелүен, дәвамлы булуын телибез. Спорт бит ул начар гадәтләрдән генә арындырып калмый, бердәмлекне дә ныгыта", - дип юкка гына әйтми торгандыр.

Февраль аенда башланган плей-офф уеннарына барлыгы сигез ("Большак-1", "Вахитка", "Квартал", "Степан Разин", "Нур Баян", "Акватрейд", "Зур Сәрдек", "Ихлас") команда калды, ә чирек финалга аларның беренче дүртесе чыкты.

Әлеге уенга ел саен 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә нәтиҗә ясала. Быелгы ярымфинал уеннары "Степан Разин" белән "Вахитка" командаларының очрашуы белән башланып китте. Кертелгән туплар саны ике тайм барышында да тигез диярлек барды, уен бетәргә берничә минут калганда Байлангар егете Әмир Хисмәтов ("Вахитка") исәпне 3:3 белән тигезләде, һәм пенальти билгеләнде. Пенальти барышын карап тору - үзе бер манзара. Үз капкаларына туп керсә яки кермәсә уенчыларның рәвешләре ничек кенә үзгәрми, Дөнья чемпионаты бара, диярсең! "Вахитка"ның капитаны Ленар Һадиев хәтта үз капкачылары капкада торганда, киеренкелеккә түзә алмыйча, берара туп тибү мизгелен дә карамады, капкага аркасы белән үк борылып утырды. Нәтиҗәдә, командасы пенальти буенча өченче урынны яулады, әллә шулай итеп "сихерләдеме" икән ул?!

"Квартал" белән "Большак-1" командалары арасында финал уены башланып дүрт минут үтүгә, беренче командадан Константин Тимофеев исәпне ачты. Зуркукмаралыларны "кузгатып" җибәрергә шул гына кирәк иде ахрысы, 20 секундтан Илнур Фазылов исәпне 1:1 итте. Бер минут та узмады, "Квартал" капкасына икенче гол керде. Тәнәфескә алар "Большак-1" файдасына 5:1 белән тукталдылар. Икенче тайм исә 6:2 исәбе белән төгәлләнде.

Турнирның быел юбилей елы булды: унынчы тапкыр үткәрелде. Инде өч ел рәттән Зур Кукмараның "Большак-1" командасы финалда җиңү яулап, чемпион исемен алды. Шулай итеп, турнирның күчмә кубогы да лаеклы төстә быел командада бөтенләйгә калды. Ун ел эчендә әлеге команданың сигезенче тапкыр җиңүләре иде инде бу.

Турнир тәмамланып, бүләкләр тапшырылгач, ике әйбер күңелгә кереп калды. Беренчесе - зуркукмаралылар җиңү яулагач, тренерлары Фәрит абый Сәйфетдиновны уртага алып, түгәрәкләнеп басып, аңа ихластан рәхмәтләрен җиткерделәр. Инде яшьләре утыз ягына авышкан ир-атларның кечкенә балалар кебек сикерә-сикерә сөенүләре үзеннән-үзе күңелне күтәрсә, данлыклы капкачы Илнар Исрафиловның сүзләре йөрәкне "сызып алды": "Һәр уенны мин авылдашыбыз, дустыбыз, узган ел фаҗигале төстә һәлак булган Азат Нуриевка багышладым, - диде ул. - Ул да атна саен Казаннан кайтып, безнең командада уйный иде бит. Миңа ул гел янәшәбездә кебек тоела, безнең уйнаганыбызны карап, көч биреп торадыр кебек".

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы әлеге турнирны үткәрүдә матди яктан ярдәм күрсәткәннәре өчен "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәриповка, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдиновка, оештыру эшләре өчен "Ялкын" спорткомплексы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.

Лилия НУРГАЛИЕВА, Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ фотолары


Нет комментариев