Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Фото: Кукмаралылар “Каршылыкларны үтеп” дип аталган спорт марафонда катнаштылар

Арчада "Каршылыкларны үтеп" дип аталган спорт марафоны узды. Әлеге чара Россия Президентының "Һәркем булдырырлык спорт" дигән гранты кысаларында тормышка ашырыла һәм республикабызның инвалидлар оешмасы тарафыннан оештырылган иде.

Марафонның максаты - инвалидлар өчен корнхол, шаффлборд, новус, кульбуто, джакколо һәм бочче кебек өстәл уеннарын популярлаштыру. Команда составында "Аргамак" командасы тренеры Дамир Галиәхмәтов, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Нурсил Шәймәрданов, әлеге үзәктә шөгыльләнүчеләр Жан Насыйбуллин, Диләрә Кашапова, Тимур Антипов, Ирек Галиев, Руслан Нигъмәтҗанов, Адель Гыйльметдинов, Данис Хаҗиев һәм озатып килүче әти-әниләре бар иде. Аларның барысы да Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары ярдәме белән әлеге уеннарның кагыйдәләрен өйрәнделәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар хәзер район инвалидлар оешмасының район җитәкчелеге, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белән берлектә бу спорт инвентарьларын алу ярдәменә өметләнәләр.

Равил НИГЪМӘТҖАНОВ, район инвалидлар оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев