Фаҗигагә юлыгып вафат булган Азат Нуриев истәлегенә мини-футбол турниры узды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Зур Кукмараның спорт яратучылар төбәге булганы беркемгә дә сер түгел. Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, бу авылда яшәүче ир-егетләр яшь килеш вафат булган авылдаш спортчылары истәлегенә ел саен зурлап спорт турнирлары да үткәрәләр. Үткән елның июнь аенда авыл тагын бер булдыклы спортчысын югалтты - 32 яшьлек Азат Нуриев...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Зур Кукмараның спорт яратучылар төбәге булганы беркемгә дә сер түгел. Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, бу авылда яшәүче ир-егетләр яшь килеш вафат булган авылдаш спортчылары истәлегенә ел саен зурлап спорт турнирлары да үткәрәләр. Үткән елның июнь аенда авыл тагын бер булдыклы спортчысын югалтты - 32 яшьлек Азат Нуриев Казан шәһәрендәге төзелешләрнең берсендә фаҗигагә юлыгып вафат булды. Тәртипле, кешелекле егет иде ул. Әтисе Мәгъсүм абый да тирә-юньгә танылган спорт ветераны, озак еллар мәктәптә балларга физкультура фәне укытты, әле бүген дә кичләрен мәктәп спорт залында волейбол буенча авыл халкы өчен күнегүләр үткәрә.
Күптән түел Азат истәлегенә Зур Кукмарада мини-футбол турниры булып узды. Анда 9 команда катнашырга теләк белдерде. Беренче-икенче урын өчен мәйданчыкта Зур Кукмара һәм Азат Казанда уйнаган "Эйя" командалары очрашты. Исәп зуркукмаралыларның җиңүе - 4:1 белән төгәлләнде. Өченче урынны исә Степан Разин командасын 8:5 белән җиңгән Вахитка командасы яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев