Реклама
Спорт
Чемпионнар билгеле
Классик шахмат буенча район чемпионаты тәмамланды. Ир-егетләр арасында чемпион булып Александр Васильев калды. Икенче урынны күппрофильле лицейның 8 сыйныфында укучы Айнур Җиһаншинның алуы - яшь шахматчының зур уңышы. Өченче урында - Камил Шәймәрданов. Ул ветераннар арасында иң көчле шахматчы исемен яулады.
Хатын-кызлар арасында беренче урында - Маргарита Закирова, икенче - күппрофильле лицейның 2 сыйныф укучысы Диана Гарәфетдинова, өченче урында шул ук мәктәптән 2 сыйныф укучысы Полина Гареева.
Ветеран шахматчылардан Альберт Сәләхов - икенче, Хәйдәр Гарипов - өченче, Рәис Камалов дүртенче урыннарны алдылар.
Балалар арасында күппрофильле лицейның 2 сыйныф укучылары Ирек Галиев, Илфар Садуртинов беренче-икенче урыннарны алдылар һәм өлкәннәр белән уйнаганда үзләрен өметле шахматчылар итеп таныттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев