Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычылар остазы

Нырты авылында шушы төбәк спортчылары данын районда гына түгел, республикада да яңгыраткан Марсель Әхмәдулла улы Гобәйдуллин яши. Базык гәүдәле, күзлеге аша елмаеп кына торучы, тик тора белмәс, мактанырга яратмас Марсель остаз 34 ел буе физкультура укыту дәверендә үзе дә район ярышымы, республиканыкымы - гел чаңгы, йөгерү юлында булды.

Үзе яхшы спортчы булып та, бер шәкерт тәрбияләп үстерә алмаганнар да байтак бит, ә Марсель Әхмәдулла улының шәкертләре санап бетергесез. Нырты мәктәбенең директоры Зәфир Хөсәенов та - аның шәкерте. 9нчы сыйныфта Сочида Россия күләмендә үткәрелгән 5 чакрымлы кросс ярышында 2нче призлы урынны ала ул.
Моңа ничек ирешелә соң? Күнегүләр аша, әлбәттә.
1944нче елның 25нче июнендә Мамадыш районы Урта Тәкәнеш авылында Әхмәдулла абый һәм Фәлиха апа гаиләсендә дөньяга килә кечкенә Марсель. Кече яшьтән үк чаңгыга баса ул һәм 4нче сыйныфта укыганда ук инде "Пионерская Правда" газетасы призына үткәрелгән Тәкәнеш районы беренчелегендә 1 урынны ала. Шуннан башлана да инде аның уңышлары. Мәктәптән соң Әлмәт физкультура техникумына юл ала. Аны тәмамлап 2 ел Үрәсбашта, соңгы 32 елын Ныртыда укытты. Инде менә җиде ел лаеклы ялда.
Мин килгәндә ботинкаларга консерва калае кагылган иде, - дип искә ала ул. - Хәзер мәктәпнең чаңгы базасы күпләр көнләшерлек.
-50 шәр укучы күнегүгә килә, чаңгы җиткереп булмый, - дип сүзгә кушыла директор Зәфир Шамил улы Хөсәенов. - "Миңа юньлесе эләкмәде", - дип, балалар үпкәли дә торгандыр әле. Карагыз әле: Рәсүл Шәрипов, Сөмбел һәм Илназ Заһриевлар, Алмаз Гыйниятов, Руслан Гыйльметдинов, Расим Әхмәтов, Александр Кузьмин, Артур Большаков, Рөстәм Әплиевларга... Шәп чаңгычылар бит!
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" , - дип әйтергә ярата Марсель әфәнде. Спорт белән шөгыльләнүче балалар арасында бер генә "3"легә укучы да юк.
Безнең мәктәптә инде күп еллар Марсель Гобәйдуллин призына чаңгы ярышлары үткәрелә. Быел бу ярыш 6нчы мартта 11нче тапкыр оештырылды. Бу көнне мәктәп чын бәйрәм төсен алган иде. Көне дә бик матур булды. Районыбыз мәктәпләреннән 20 командада 80 укучы катнашты. Һәр мәктәп җитәкчесе, шулай ук мәгариф идарәсе җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссәр улы үзе дә чаңгыга басты. Безнең телдә "кечкенә урман" дип йөртелгән араны чаңгычылар барысы да "очып" кына үттеләр. Һәркайсының йөзендә канәгатьлек хисе чагыла иде. Мәктәп җитәкчеләре арасында 1нче урынны Нырты мәктәбе директоры З.Хөсәенов яулады, 2нче һәм 3нче урыннарны Р.Гилаев (Зур Кукмара мәктәбенең ОБЖ укытучысы), Н.Данилов (Нырья) бүлештеләр. Хатын-кыз укытучылар арасында 1нче урынны Л.Гобәйдуллина (Нырты) алды, ә 2нче һәм 3нче урыннарны А.Исаева (Нырья) һәм Н.Шакирова (Березняк) яуладылар. Укучылар арасында үткән ярышларда 1нче призлы урынга үзебезнең мәктәп укучылары чыкты, ә 2нче һәм 3нче урыннар Нырья һәм Ош.Юмья укучыларына бирелде. Шулай итеп, кубок бездә калды. Шәкертләре сынатмады Марсель абыйның. Барлык чаңгычыларның, бигрәк тә Марсель абыйның күңеле күтәренке, йөзендә елмаю иде бу көнне.
Әлбәттә, мондый җиңүләргә ирешү өчен гаиләнең дә ныклы булуы мөһим роль уйный. Марсель Әхмәдуллович тормыш иптәше, күп еллар балаларга биология фәненнән белем биргән Илзания Исламовна белән 40 елдан артык тигез, матур гомер кичерәләр.
Бүгенге көндә Марсель абыйның хезмәт юлын киленнәре Ләйсән дәвам итә. Марсель остазның шәкертләре күп, эше дә хөрмәткә лаеклы булды. Марсель Гобәйдуллин - "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү министрлыгының Почетлы хезмәткәре" исеменә лаек педагог. Безнең мәктәбебез шундый остазлары булу белән горурлана. Озын һәм тигез гомер телибез сезгә, Марсель ага!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X