Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы туризмы

Укучыларның туристлык белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү, көчле командаларны сайлап алу максатында район мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан чаңгы туризмы техникасы буенча ярыш уздырылды. Әлеге чарада районның 5 мәктәбеннән 9 команда катнашты. Барлык этапларны узганнан соң өлкән яшь төркеме укучылары арасында беренчелеккә А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей командасы (җитәкчесе А.Белянин) чыкты. Икенче-өченче...

Укучыларның туристлык белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү, көчле командаларны сайлап алу максатында район мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан чаңгы туризмы техникасы буенча ярыш уздырылды. Әлеге чарада районның 5 мәктәбеннән 9 команда катнашты. Барлык этапларны узганнан соң өлкән яшь төркеме укучылары арасында беренчелеккә А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей командасы (җитәкчесе А.Белянин) чыкты. Икенче-өченче урыннарны Чарлы (җитәкчеләре А.Староверов) һәм Кукмара 4нче урта мәктәбе (җитәкчеләре А.Шаһабиев) командалары бүлеште. Кече яшь төркеме укучылары арасында А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей командасына (җитәкчеләре А.Белянин) беренче урын бирелде. Икенче-өченче урыннарга исә Пычак (җитәкчеләре И.Низамиев) һәм Кукмара 4нче урта мәктәбе командалары (җитәкчеләре А.Шаһабиев) лаек дип табылды.
Ярышны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән район мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучылары А.Белянин, А.Староверовларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU