Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең чемпионнар

18 августта Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Анда Кукмарадан "Аргамак" командасы катнашты. Беренче булып йөз метрлы дистанциядә стартка хатын-кызлар басты. Анда иң өлкән спортчыларыбызның берсе Валентина Борисова финишка өченче булып килде. Урыннан озынлыкка сикерүдә дә ул шундый ук нәтиҗә күрсәтте. Ә инде 800 метрга йөгерүдә аңа...

18 августта Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Анда Кукмарадан "Аргамак" командасы катнашты. Беренче булып йөз метрлы дистанциядә стартка хатын-кызлар басты. Анда иң өлкән спортчыларыбызның берсе Валентина Борисова финишка өченче булып килде. Урыннан озынлыкка сикерүдә дә ул шундый ук нәтиҗә күрсәтте. Ә инде 800 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр булмады һәм пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Шулай итеп, В.Борисова бу ярышларда өч медаль алып кайтты.
Кукмара егете Азат Хәбибрахманов ядрә этәрүдә икенче, 200 метрга йөгерүдә өченче, ә урыннан озынлыкка сикерүдә беренче булды. Шулай итеп, Азат та бу ярышларда өч медаль яулады.
Ядегәр авылыннан фермер Райнур Әсхәдуллин 1500 метрга йөгерүдә бронза медаль иясе булды.
Ярышларда район данын яклап чыгыш ясаган Илнар Сабиров (Березняк), Валерий Николаев, Валерий Павлов (Ош.Юмья), Динар Галимуллиннар (Кукмара) команда уңышына үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU