Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бездә удмуртлар да көрәшә

Нурсил абый Галиев- районда гына түгел, республикада да билгеле шәхес. Аның салмак кына, үзенә генә хас алымнарын көрәш сөючеләр хәтерли әле. Бүген инде лаеклы ялда булган Нурсил абый һаман да көрәшчеләр арасында: уңышларыбыз белән кызыксынып, киңәшләрен бирә, Сабантуйларда хөрмәтле кунак, кирәк булса, хөкемдар да була.


Кукмара Сабантуйларының 1966-1970, 1972-1981 еллардагы 14 мәртәбә баш батыры, Муса Җәлил исемендәге призга үткәрелә торган республика бәйгесенең 1972нче елгы җиңүчесе, Россия чемпионы милләтебезнең горурлыгы булган татарча көрәшкә, көрәшчеләрнең уңышларына битараф булып кала алмый, билгеле. 1976нчы елда Казан шәһәренең Идел буе районы Сабантуенда батыр кала Нурсил абый, аннан соң да әле ветераннар арасында 1988нче елга кадәр бил алыша.
Менә шундый легендар шәхес хөрмәтенә татарча көрәш ярышы яшүсмерләр арасында быел 26нчы тапкыр уздырылды.
"Ялкын" яшүсмерләр клубында үткәрелгән бу бәйге 80гә якын көрәшчене җыйды. Яшүсмерләр келәмдә бил алышса, тренерлар тагын бер кат очрашып фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты, киләчәккә планнар корды бу көнне. Зур активлык белән үткән бу ярыш районыбызның татарча көрәш федерациясе рәисе итеп яңа гына сайланган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлиуллин Рафак Шамил улының зур ярдәме белән оештырылды. Үзе дә кечкенәдән көрәшеп үскән, күп тапкырлар республика бәйгеләрендә җиңү яуларлык дәрәҗәгә күтәрелгән Рафак Шамилевич балалар спортына игътибарның ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлый шул! Район мәгариф идарәсе башлыгы Мансуров Роберт Мияссәр улының да тирән мәгънәле, тәрбияви әһәмияткә ия чыгышы яшь көрәшчеләр өчен үзе бер дәрес булды. Милли көрәшебезнең чикләре киңәя бара: удмурт егетләре дә матур көрәш күрсәттеләр.
Нурсил абый ярышларны башыннан ахырына кадәр үзе карап утырды, яшь көрәшчеләргә теләкләрен җиткерде. Җиңүчеләргә легендар көрәшче кулыннан бүләк алу зур дәрәҗә булды. Менә алар иң көчлеләр:
26 кг. 1 урын - Филиппов Павел (Нырья)
2 урын - Гыйльметдинов Инсаф (Янил)
3 урын - Габдрахманов Данил (Мәмәшир)
29 кг. 1 урын- Исхаков Айнур (Мәмәшир)
2 урын - Корбангалиев Гомәр (Зур Сәрдек)
3 урын - Усманов Салават (Ядегәр)
32 кг. 1 урын - Галимҗанов Айнур (Адай)
2 урын - Данилов Анатолий (Нырья)
3 урын - Нәҗмиев Азат (Байлангар)
36 кг. 1 урын - Хаев Рифнур (Манзарас)
2 урын- Хөснетдинов Инсаф (Ядегәр)
3 урын- Васильев Владимир (Нырья)
40 кг. 1 урын- Мөхәммәтгалиев Динар (Түбән Үрәс)
2 урын- Садыйков Илмир (Ядегәр)
3 урын- Степанов Василий (Түбән Үрәс)
45 кг. 1 урын - Зиннәтов Ринас (Купка)
2 урын - Гыймадиев Рөстәм (Манзарас)
3 урын - Хәсәншин Раил (Кенәбаш)
50 кг. 1 урын - Галиуллин Рәмзил (Вахит)
2 урын - Закиров Рамил (Өскебаш)
3 урын - Сафин Рифнур (Кенәбаш)
55 кг. 1 урын - Фәйзрахманов Рәзил (Кукмара татар гимназиясе)
2 урын- Хаҗиев Хәлим (Ядегәр)
3 урын- Габдрахманов Рәмзил (Мәмәшир)
60 кг. 1 урын - Павлов Сергей (Нырья)
2 урын - Филиппов Евгений (Нырья)
3 урын - Габдрахманов Алмаз (Арпаяз)
65 кг. 1 урын - Хисаметдинов Инсаф (Кукмара, 4нче урта мәктәп)
2 урын - Зямаев Александр (Нырья)
3 урын - Рәхимуллин Алмаз (Вахит)
70 кг. 1 урын - Гәрәев Әнис (Байлангар)
2 урын- Гыйләҗев Илфар (Кенәбаш)
3 урын- Гайфуллин Нәфис (Кәркәүч)
70 кг.нан югары. 1 урын - Гыймадиев Самат (Арпаяз)
2 урын - Власкин Александр (Манзарас)
3 урын - Гайфуллин Александр (Түбән Үрәс)
Ярышларны оештыруда, үткәрүдә ярдәм иткән Зур Кукмара урта мәктәбе директоры Г.Нәҗиповка, "Ялкын" яшүсмерләр клубы директоры А.Галәветдинов зур рәхмәт җиткерәбез.
Республикакүләм ярышларның берсен ачу тантанасында, яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп, ТР Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясе Президиумы Рәисе М.Г.Әхмәтов болай дигән иде: "Мин һәр кеше профессиональ көрәшче булсын димим. Көрәшебезгә битарафлар гына булмасын иде. Һәр малай кечкенә чагында көрәш белән шөгыльләнергә тиеш дип саныйм. Бу аның характерын тәрбияләячәк, олы тормышка, сынауларга әзерләячәк". Хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU