"Аргамак" командасы Түбән Камадан медальләр белән кайтты (фото)
Район инвалидлар оешмасының "Аргамак" командасы Түбән Камада узган җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында катнашты.
Яшь спортчыларыбыз аеруча зур тырышлык куйды. Мәмәширдән Илзия Шәрипова 100 метрга йөгерү, ядрә ыргыту һәм урыннан сикерүдә алтын медальләр яулады. Сазтамактан Фәнзил Шакирҗанов 1,5 чакрымга йөгерүдә беренче булды. Тимур Антипов, Алексей Семенов, Руслан Степанов, Илгиз Әхмәдуллин, Рәис Шакиров, коляскачы Миннегөл Семеновалар спорт бәйгесендә икенче-өченче урыннарны алдылар. Мөнир Гыймадиев исә барлык төрләр буенча 4 урынга чыкты. Команда 4 алтын, 4 көмеш, 5 бронза медаль белән кайтты. Спортчыларны ярышка тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде, дип хәбәр итте район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов.
Дамир Галиәхмәтов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев