Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

10 команда катнашты

Җәйге челләдә, тыннарны куырып ала торган эсседә кемнең "туп тибәсе" - футбол уйныйсы килсен икән?! Бары тик спортның бу төрен үз итүчеләр, аңа чын күңелдән бирелгәннәр һәм Алмаз Гаязовның якты истәлеген саклап, рухын хөрмәтләп килүчеләр генә футбол уйный алалардыр.

Зур Кукмара авылының стадионында өченче ел рәттән япь-яшь килеш фаҗигале төстә вафат булган әлеге авыл егете Алмаз Гаязов истәлегенә футбол турниры үткәрелде. Районның футбол календарена кертелгән бу турнирда быел 10 команда катнашты.
Узган елгы финалда Зур Кукмара-1 белән Зур Кукмара-2 командалары очрашса, ни кызганыч быел зуркукмаралыларның бер генә командасы да (авылның ир-егетләреннән 4 команда төзелгән иде) финалга үтә алмады. Беренче урын өчен барган бәйгедә Ворошилов урамы-1 - Ворошилов урамы -2 командалары очрашкан иде, нәтиҗәдә икенче команда җиңү яулады. 3-4 урыннарны Степан Разин һәм Нур Баян урамнары командалары бүлеште.
Гадәттә, турнир тәмамлангач, иң яхшы уенчыларга спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырыла. Бу юлы да иң-иңнәргә истәлек бүләкләре бирелде. Иң яхшы капкачы - Ислам Гатауллин, иң яхшы сакчы - Айрат Вәлиев, иң яхшы һөҗүмче - Илнар Хаҗиев, иң яшь уенчы дип Инсаф Галиәхмәтовлар билгеләнде.
Спортчылар, ярышны оештыручылар җиңүчеләрне бүләкләүдә матди ярдәм күрсәткән спонсорларга - Раниф Сальманов, Илдар Зәйнетдинов, Илдар Рәхимуллин, Илшат Низамиев, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев, "Вамин" җәмгыятенең "Кукмара" агрофирмасының генераль директоры Ришат Хәнәфиев, Илгиз Шаһабиев, Ленар Минһаҗевларга рәхмәтле.
Зур Кукмарада яшәүче Габделхәй абый Кадыйровка авылдашлары Рамил Хафизов, Таһир Хафизовлар хөрмәтләп бүләк тапшырдылар. Габделхәй абый - спорт фанаты, өлкән яшьтә булса да, авылда һәм Кукмарада үтә торган бер генә ярышны да калдырмаска тырыша ул, аның мәрхүм улы да спортны бик ярата иде, диделәр.
Алмаз Гаязовның әтисе Хәлим абый да турнир дәвамында аны оештыручыларга һәм матур уен күрсәткән спортчыларга рәхмәтен белдерде.
Алмаз Гаязов истәлегенә турнирның чираттагысы, гадәттәгечә киләсе елның июлендә беренче ял көнендә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU