Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Үзең үстергән тәмлерәк

Авыл кешесе, гадәттә, мал-туар белән бергә кош-корт асрарга күнеккән. Йорт кошлары - җиңел үзләштерелә торган диетик ит, йомырка, мамык дигән сүз бит. Үз хуҗалыгыңда үстергән ризык, экологик яктан чиста булу өстенә, тәмлерәк тә кебек. Безнең белән әңгәмә корган райондашларыбыз да шундый фикердә.

Кадрия Мөлекова, 53 яшь, Өркеш авылы:
-Ел саен Кукмара инкубаторыннан чебиләр, каз һәм үрдәк бәбкәләре алып үстерәбез. Машина белән китерелгән, юлда йөреп интеккән чебиләргә караганда, үзебезнең инкубаторныкы әйбәтрәк, минемчә, барысы да исән-сау үсәләр. Бер ай элек тәүлеклек 50 чеби алган идек, шуларны карау белән мәшгульмен әле. Беренче чиратта, аларның урыннары җылы булуы кирәк. Алып кайтуга катнаш азык, эремчек бирәм. Үзебез сыер асрагач, сөт ризыклары мулдан, шөкер. Бәрәңге, яшелчәләр белән тукландырам, яшел кычыткан, әрекмән яфракларын турап ашатам. Шушы азыкларда барлык кирәкле витаминнар бар, дип беләм, кибеттән махсус витаминнар алганым юк. Хезмәте күп инде кош-корт үстерүнең, аның каравы ите сәламәтлеккә файдалы. Кунакка кайткан күпсанлы туганнарга күчтәнәч итеп җибәрергә бик уңайлы. Әйтик, үткән елда 15 каз бәбкәсе үстергән идем, шуның икесен генә үзебезгә калдырдык. Быел да каз-үрдәк бәбкәләре алырга исәп бар.
Флера Гафиятуллина, 75 яшь, Зур Сәрдек авылы:
-Ун еллар элек чуар күркәләр сатып алган идек, шуннан бирле үрчетәбез. Үткән елда үрчем әлләни күп булмады, быел да шулай булырга охшаган: йомыркалары аз, юка кабыклы. Чебешләре чыккач, башта өйдә тотабыз, үсә төшкәч кенә урамга чыгарабыз. Тормыш иптәшем инештән тотып кайткан вак балыкларны иттарткычтан чыгарып бирәм, бик яратып ашыйлар. Бераз үскәч, тавыклар ни белән туклана - шуны бирәбез. Күркә ите бик тәмле. Әмма аны асрыйсың икән, күршеләреңнең әйбәт булуы кирәк, чөнки бу кошлар иркенлекне ярата, кеше бакчасына очып керергә дә күп сорамыйлар. Моннан тыш инде байтак еллар буе һинд үрдәкләре (индоутка) асрыйбыз, үткән елда аларның саны иллегә җиткән иде. Быел өчесе йомырка өстендә утыра. Бәбкәләре чыккач, аларны аналарыннан аерып үстерәм. Яннарына банка белән су куям, шулай ук иттарткычтан чыгарылган балык белән сыйлыйм. Бәбкәләр бераз калыккач, бодай, пешкән бәрәңге белән көрпә бирәм. Бу кошларны асравы рәхәт: күп ашамыйлар, азыкны чәчмиләр. Безнең йорт тау кырыенда урнашкан, бәбкәләр шундагы чирәмдә чемченеп үсәләр. Очмасыннар өчен ана үрдәкләрнең бер канат очларын кисәм. Ата кошлар 3 килограммга җитә, ана кошлар җиңелрәк: икешәр килограммнан артмый. Итләрен бик яратабыз, шулпасы аеруча аппетитлы. Безнең башка ит сатып алганыбыз юк. Һинд үрдәкләренең мамыкларыннан күпереп торган мендәрләр ясыйм.
Нина Котова, 59 яшь, Чарлы авылы:
-Кош-корт асрау белән шөгыльләнүебезгә егерме еллап булыр. Каз, үрдәк бәбкәләрен - "Яңа тормыш" хуҗалыгыннан, бройлер чебиләрне Кукмара инкубаторыннан алабыз. Чебиләр тиз үсә, җәй буе җиңелчә, диетик кош ите белән тукланабыз. Авылдашларым арасында: "Интегеп асраганчы, кибеттән сатып алу уңайрак, арзанга да туры килә", - дип бәбкә-чебеш үстерүдән баш тартучылар булган иде. Күрәсең, кибетнеке ошап җитмәде, янәдән үз хуҗалыкларында үстерә башладылар.
Алсу Ганиева, Рудник авылы:
-Кызыксынып, күңел өчен дип әйтимме, тавыкларның төрле токымлысын асрап карадык. Хәзер ишегалдында ак, кара, кызыл төстәгеләре чүпләнеп йөри: матур бит! Үткән ел инкубатордан цесарка чебешләре алып үстердек. Быелга бер ата, бер ана кошны калдырдык. Ана кошны йомыркалары өстенә утыртып карыйм әле: утырырмы, чебиләр чыгарырмы - белмим. Цесарканың йомыркасы каты кабыклы, ярты елга кадәр бозылмыйча саклануы белән аерылып тора. Ите тавыкныкы кебек ак түгел, карасу төстә, тыгыз һәм туклыклы. Ашатуга килгәндә, бу кошлар талымлы түгел: тавыклар белән бергә чемченәләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU