Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Утың сүнсә нишлисең?

Электр утын 10-15 минутка гына өзеп алсалар да, хафалануыбызның чиге булмый, әрле-бирле йөренә торгач, кулдан тәмам эш төшә. Россия каналыннан мин яраткан сериал башлана, футбол матчын күрми калам инде, керләр дә юылмаган, караңгыда ничек ашарга пешерим… - өйдә ут булмауны белү белән башка иң беренче килгән уйлар нәкъ менә шулардыр,...

Айгөл ХӘМӘТГАЛИЕВА, Туембаш авылы:
-Бездә электр уты сүнгән очраклар еш була. Аеруча кышкы салкыннарда, буран вакытларында электр чыбыклары бер-берсенә тиеп бозланып ката, өзелеп тә төшә әле ул. Әлбәттә, бу турыда шалтыратып хәбәр итү белән килеп, төзәтеп китәләр. Көннәр буе ут булмаса, бигрәк кыен ул. Мин үзем кибетче, электрон үлчәү эшләмәү нәтиҗәсендә гади, герлесен кулланырга мәҗбүрмен. Шуның өчен ут кына сүнә күрмәсен, дип телим. Электр уты сүнгәндә кич белән шәм яндырабыз, лампа да бар.
Ленар ЙОСЫФҖАНОВ, Купка авылы:
-Бездә, Аллага шөкер, утның сүнгәне юк. Ремонт вакытында гына өзеп алалар, анысы да 15-20 минуттан яна. Хәзер лампалар юк инде ул, өйдә шәмнең дә булу-булмавын төгәл әйтә алмыйм, әмма зур лампочкалы фонарь сатып алдык. Кирәк вакытта файдаланабыз, бөтен тирә-юньне яктырта ул.
Валентина САФИНА, Кенәбаш авылы:
-Соңгы вакытта ут сүнеп тилмергәнебезне хәтерләмим. Сүнгән очракта да шәмнәр һәрвакыт әзер тора. Өч бала белән шәм яктысында дәрес хәзерләгән вакытлар да булды, мәктәпкә өйрәнеп барасы бит, ут юк дип торып булмый. Нәрсәгә генә тотынсаң да, утка барып тоташа.
Зәйнәп Хәсәнова, Кукмара поселогы:
-Беркөнне иртән иртүк йокыдан торсам, өйдә ут юк. Йөрәкләр чемердәп куйды - эшкә ничекләр хәзерләнеп чыгып китәрмен инде, дим. Күршеләрнең тәрәзәләрендә ут күргәч, караңгы бүлмә дә яктырып киткәндәй булды. Бераздан иптәшем йокысыннан торып, гаепне ут счетчигыннан эзләп тапты. Электр энергиясенә бәяләр артып торса да, ай саен 500әр сум түләсәк тә, ут бик кадерле шул ул…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X