Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Табибка үзвакытында күрен

Адәм баласы һәрнәрсәгә күнегә, хәтта куркынычның янәшәдә генә булуына да. Американы яулаган СПИД чиренең Кукмарага ук килеп җитүе халыкта шом тудырганы әле дә истә. Ишек тоткалары, автобустагы тотынгычлар аша йокмас микән дип шикләнүчеләр дә булды хәтта. Хәзер ВИЧ инфекциясеннән курку басылды, кешене икътисадый кризис күбрәк өркетә кебек. Бу чир турында,...

Рамил Мохтаров, табиб-эпидемиолог:
-Бүгенге көндә районда ВИЧ инфекцияле егермедән артык авыру бар. Аларның 17се биредә яши, калганнары монда теркәлгәннәр (пропискада) генә. СПИДлы аналардан 5 бала туды. ВИЧ инфекцияле берничә кешенең чире көчәюгә таба бара, алар еш авырыйлар. Күбесенчә салкын тию, туберкулез, бавыр авыруы белән интегәләр. Берничәсе инде СПИДка каршы дарулар куллана. Аларның һәммәсе диспансер күзәтүе астында тора.
ВИЧ инфекцияле авырулар исемлегенә тагын ике кешенең өстәлү ихтималы бар, хәзерге вакытта диагнозлары аныклана. Әйтергә кирәк, бу инфекцияне тикшерү белән махсус лабораторияләр шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта районнан читкә китеп эшләүчеләр күп. Дөнья хәлен белеп булмый, әлеге инфекцияне эләктереп кайту куркынычы бар. Шуңа күрә медицина тикшерүе үтү мөһим. Участок табибына күренеп, кан анализы тапшырырга, елга бер тапкыр флюорография узарга кирәк. Бу исә күп авыруларны башлангыч стадиясендә ачыкларга яки кисәтергә мөмкинлек бирә.
Зөләйха Хафизуллина, мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече:
-Яшь буында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча даими эш алып барыла. Ә инде 1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан атналыклар, ункөнлекләр кысаларында күптөрле чаралар үткәрелә. Сыйныф сәгатьләре шушы темага багышлана. "Әйләнә-тирә дөнья", биология дәресләренең планнарына бу хакта сөйләшүләр кертелә, видеороликлар күрсәтелә. "СПИДка, наркоманлыкка - юк! " дигән шигарь астында рәсем һәм плакат конкурслары игълан ителә. Шөкер, районыбыз укучылары арасында наркоманлык белән исәптә торучылар һәм ВИЧ-инфекциялеләр юк.
Радик Камалиев, Эчке эшләр министрлыгының ТР Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары:
-СПИДка каршы көрәшкә без дә әзме-күпме үз өлешебезне кертәбез, дип уйлыйм. Профилактик исәптә торучылар: гаиләләрдәге җәнҗалчылар, тәртипсез гаиләләр, табиб-нарколог исәпкә алган затлар (наркотик матдәләр кулланучылар һәм эчкечеләр) арасында ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы турында кисәтү эшләре алып барабыз. Наркоманлыкта шикле кешеләрне үзәк район дәваханәсенә наркологка җибәрәбез. Алар арасында ВИЧ-инфекцияле авырулар да булырга мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU