Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Синоптикларга ышанасызмы?

Һава торышының тормыш-көнкүрешебезгә, кәефкә, сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләп тә торасы юк. Синоптикларга бик үк ышанып җитмәгән кешеләр дә аларның фаразларына колак сала. Һава торышын даими күзәтү исә Россиядә Петр I патша заманында ук башланган, 19 гасыр уртасында илдә инде 50 метеорологик станция булган. Әлеге хезмәткә нигез салынган көн дип 1872...

Эдуард Хәсәнов, Кукмара поселогы:
- Иртәгә көн нинди булыр икән дип, кичтән Интернет аша синоптиклар фаразын карыйм. Аларга тулысынча ышанам дип әйтә алмыйм. Гадәттә, кая да булса барыр алдыннан, иртән урамга чыгып, һава торышын үзем карап керәм.
Рәис Зарипов, Адай авылы:
-Мәктәптә безне табигатьне күзәтергә өйрәтәләр. География фәненнән һава торышы көндәлеге алып барабыз: көн кояшлымы, явым-төшемлеме - шуны билгелибез. Әти-әнием һава хәле фаразын телевизордан карый, ерак юлга чыгасы булса - бигрәк тә игътибар белән. Көннең бозылачагы турында ишетсәләр, алдан ук борчылып торалар, юлда саклану чараларын күрергә тырышалар. Һава торышы турында халык сынамышларын беләм, мәсәлән, морҗадан төтен туп-туры күтәрелсә, көннәр суытачак. Әмма сынамышлар һәрчак дөреслеккә туры килми, сәбәбен экологиянең бозылуы белән аңлаталар. Яшәгән җиребезне пычранудан сакларга кирәк безгә.
Шамил Мөхәммәтшин, Лубян авылы:
-Иртәгесе көнгә табигатьнең халәтен ТНВ телевизион каналыннан даими тыңларга гадәтләнгән инде без, аларның фаразы ялгыш булмый. Безнең авыл Удмуртиягә якын булганлыктан, әлеге республика синоптиклары әйткән һава торышы чынлыкка бигрәк тә туры килә. Мин үзем халык сынамышларына да таянам. Әйтик, февраль урталарында агачларга сыкы кунса, җәен бал уңышы мул булачак. Мин бу хакта умарта тоту буенча күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Безнең авылның үз "синоптигы" да бар. Юрий Борисов ул. Алдагы көннәргә һава торышын аннан сорыйбыз. Мәсәлән, печән чабарга җыенабыз икән, яңгыр явачакмы, дип кызыксынабыз. Каян белә диген, әйткәне дөрес була бит.
Людмила Чапуринова, Чарлы авылы:
-Һава торышын алдан белеп тору теләге, минемчә, һәркемгә хас. Мин үзем фаразларны Интернеттан карыйм, әти-әни - телевизордан. Алар инде, күпьеллык күзәтүләренә таянып, бер ел фасылларының һава торышын икенче елныкы белән чагыштырырга күнеккәннәр. Әйтик, фәлән елның җәе быелгы кебек эссе һәм коры булды, дип. Әби белән бабама һава хәленең ничек үзгәрәчәген чамаларга сынамышлар да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU