Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Шәһәрме, поселокмы? Сораштыру шул хакта

Кукмара поселогы шәһәр статусына ия булырмы? 20 ноябрьдә үтәчәк референдумда үз тавышларын биреп, поселок халкы әнә шушы мөһим мәсьәләне хәл итәчәк. Газетабыз үткәргән сораштыруларга караганда, күпчелек бу яңалыкны хуплый. Берничә фикер белән сезне дә таныштырырга булдык. Валентин ИВАНОВ, Кукмараның Разин иҗтимагый үзидарәсе рәисе: -Статус ул - дәрәҗә дигән сүз. Минем...

Кукмара поселогы шәһәр статусына ия булырмы? 20 ноябрьдә үтәчәк референдумда үз тавышларын биреп, поселок халкы әнә шушы мөһим мәсьәләне хәл итәчәк. Газетабыз үткәргән сораштыруларга караганда, күпчелек бу яңалыкны хуплый. Берничә фикер белән сезне дә таныштырырга булдык.

Валентин ИВАНОВ, Кукмараның Разин иҗтимагый үзидарәсе рәисе:

-Статус ул - дәрәҗә дигән сүз. Минем уйлавымча, Кукмараүзенең дәрәҗәсен күтәрү өчен өлгереп җитте. Хәер, мондый сөйләшү күптәннән, 1985 еллардан бирле бара. Ул чакта поселокны "Азино" шәһәре дип үзгәртергә җыенганнары истә. Әмма республика күләмендә әһәмияткә ия шәһәр өчен халкының 25 мең булуы кирәк иде. Хәзер 12 мең булуы җитә, Кукмарада исә бүгенге көндә 18 мең кеше яши.

Поселокның статусын үзгәртүгә мин уңай карыйм. Уйлап- исәпләп карагыз: инвестицияләр поселокка күбрәк тартыламы, шәһәргәме? Әлбәттә, шәһәргә инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге зуррак. Димәк, яңа эш урыннары булдырылачак, халыкның тормыш шартлары тагын да яхшырачак. Төзекләндерү эшләре өчен дә шәһәр бюджетында акча күбрәк каралыр, дип уйлыйм. Озын сүзнең кыскасы шул: Кукмара шәһәрендә яшим дип әйтүе генә дә ни тора!

Розалия ГАРИПОВА, киез итек-киез комбинатының баш бухгалтеры:

-Кукмара болай да шәһәрдән ким түгел, халкы да шәһәрчә яши, зәвык белән киенә, шуңа күрә поселогыбызга шәһәр статусы бирү урынлы булыр, дип саныйм. Мәгълүм булганча, Кукмараның кайбер оешмалары күрше районнарга күчте, анда кадәр йөреп эшләүчеләргә бер дә җиңел түгел, бигрәк тә гаиләле кешеләргә. Аларның кайбер кечкенә генә проблемалары да зурга әйләнә. Әйтик, баланы дәваханәгә алып бару өчен эштән көн буена сорап китәсе була, үзебездә эшләсәләр, моның өчен бер-ике сәгать кенә кирәк булыр иде. Кукмара шәһәргә әверелсә, бу оешмалар үзебезгә кайтыр, дип өметләнәм.

Ренат ХУҖИН, районара эзләү-коткару отряды хезмәткәре:

-Кукмара үсә, чикләрен киңәйтә, күпкатлы заманча йортлар калкып чыкты. Нур Баян, Гафиятуллин урамнары ( халыкта 4нче квартал дип йөртелә) гына да үзе бер шәһәр кебек хәзер. Шәһәрдәге кебек транспорт агымы көчәйде, хәтта пик-сәгатьләрендә "бөке"ләр хасил була. Гомумән алганда, Кукмарабызга шәһәр статусы бирелү - безнең, бигрәк тә балаларыбызның киләчәге ул, алар инде шәһәр балалары булып, горурланып үсәчәкләр. Күпкырлы белем алу, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тагын да артыр, дим. Кукмара тимер юл кичүе аша күпер төзелер, дигән өметем дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X