Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Сез кышка әзерме?

"Ай-һай салкын тышта, килеп җитте кыш та", - дип сөйләшер чак якынлаша. Өйләрдәге җылылык урамга китмәсен өчен һәркем яшәү урынын җылытырга -икенче кат тәрәзәләрне куярга, төннек тишекләрен капларга, баз авызларын ябарга ашыга. Бакчадагы гөлчәчәкләрне төреп куярга да озак калмады инде. Сездә кышка хәзерлек ничек бара, эш ничек оештырылган, көчле суыклар...


Фаил ГАЗИЗОВ, Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе:
-Гомумән алганда, Кукмара кышкы сезонны каршы алырга әзер. "Ремстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт йортлардагы кышкы хәзерлек эшләрен төгәлләп килә. "Чиста шәһәр" оешмасы тарафыннан 500 тонна ком-таш катнашмасы әзерләп куелды, суүткәргеч торбалар чистартылды, кар чистарту өчен техникалары әзер. "Водотехносервис" хезмәткәрләре авария мөмкинлеге булган җирләрне карап, тикшереп чыктылар. "Кукмара чистарту җайланмалары" ("КОС") оешмасы кышка хәзерлек буенча канализация системасын чистарту белән шөгыльләнә.
Илгиз СИБГАТУЛЛИН, "Инженерлык челтәре" оешмасының баш инженеры:
-Безнең карамакта 13 котельный бар. Алар барысы да кышка әзер һәм без сезонны вакытында башлап җибәрдек. Җир өстеннән үтә торган урыннарда җылылык трассаларын төрдек, котельныйлардагы пар казаннарын чистарттык, насосларны майладык. 200-300 метр озынлыктагы җылылык трассасына өстәмә реконструкция ясадык. Хәзерге вакытта котельныйларда көйләү-җайлау эшләре бара, чөнки котельныйларга якын урнашкан фатирларда җылы, читтәрәкләрендә суыграк.
Рәйханә ГАЛИМҖАНОВА, Аман-Оштарма авылы:
-Безнең якларда кышкы салкын 28-35 градус булса әйбәт инде, организмыбыз кечкенәдән шуңа ияләнгән. Әзерләндек кышка: мал-туарга, кош-кортларга күп итеп азык тупладык, абзарларның сылыйсы җирен сыладык, яңарттык. Өебездә кайнанам белән икәү генә яшәсәк тә, быел ремонт эшләрен күп башкардык - газ мичен, плитәсен алыштырдык, зур мичне сүтеп, кечкенә генә мич чыгардык, торбаларны үзгәртеп "бойлер" куйдык. Аллага шөкер, кайнанам белән инде 25 ел бик килешеп яшибез, үзем генә бу эшләрне башкарып чыга алмас идем.
Александр ГЕРАСИМОВ, Кукмара юл төзү-ремонтлау участогының техник бүлек инженеры:
-Юлларны кышкы сезонда тәртипләп тоту һәм аңа хәзерлек максатыннан участок җитәкчесенең 8 пункттан торган махсус приказы чыкты. Аның нигезендә эш планы, эш графигы төзелде. Кышкы сезонга 3 мең 815 тонна ком-тоз катнашмасы кирәк булачак, барлыгы 283 тонна тоз, 332 тонна ком кайтачак. Аларның бер өлеше складларга салынды инде. Үрле урыннарга 6 ком тартмасы урнаштырылды. 23 кар чистарту машинасы сафта тора. Машиналар өчен җылытылган гараж әзерләдек. Юлларны карлардан чистарту өчен 4 юнәлештә механикалаштырылган отрядлар эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU