Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Һәр минут бүленгән булса – начарлыкка вакыт калмый, диләр кукмаралылар

Кешенең иң зур байлыгы - җан һәм тән саулыгы. Яшь буын сәламәт булсын, эчкечелек һәм наркоманлык кебек яман гадәтләр колына әйләнмәсен өчен ничек тәрбияләргә? Бу четерекле мәсьәләгә карата газета укучыларыбызның фикерләрен белдек. Резидә СӘФӘРГАЛИЕВА, Тырыш авылы, укытучы, өч бала анасы: -Тәрбия иң элек гаиләдән башлана. Шунлыктан ата-аналар күркәм сыйфатлары белән...

Кешенең иң зур байлыгы - җан һәм тән саулыгы. Яшь буын сәламәт булсын, эчкечелек һәм наркоманлык кебек яман гадәтләр колына әйләнмәсен өчен ничек тәрбияләргә? Бу четерекле мәсьәләгә карата газета укучыларыбызның фикерләрен белдек.

Резидә СӘФӘРГАЛИЕВА, Тырыш авылы, укытучы, өч бала анасы:

-Тәрбия иң элек гаиләдән башлана. Шунлыктан ата-аналар күркәм сыйфатлары белән балага үрнәк күрсәтергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, аракы-тәмәке белән дус булмаска тиеш. Шөкер, безнең авылда начар гадәтлеләр юк, мәктәптә үткән җыелышларда да укучыларның тәртипле булуларын зур канәгатьлек белән билгеләп үтәбез. Ә бит кайбер авылларда ирләр генә түгел, хәтта хатын-кызлар арасында да эчкечелеккә бирелүчеләр бар, дип ишетәбез. Мондый гаиләдә үскән бала ничек начар юлга басмасын?

Көндәлек режимны саклау, экологик чиста ризыклар белән туклану да - сәламәт яшәү нигезе булып тора. Хәзерге балалар, өйдә пешкән аш-судан баш тартып, кибеттән алган коры-сары белән тамак ялгарга яраталар. Бу аларның ашкайнату системасына гына түгел, үсеп килүче организмнарына зыян китерә. Балаларга моны аңлатырга тырышабыз.

Данил МОТЫЙГУЛЛИН, Туембаш авылы:

-Авыл җирендә балалар эш белән үсәләр. Начар гадәтләргә тартылу түгел, уйнарга да вакытлары калмый кайчак. Безнең авыл халкы дингә бирелгән, шуңа күрә яшьләрнең тәртипсезләнеп йөргәнен күргәнем юк. Аларның күбесе, шул исәптән быел 7 сыйныфны тәмамлаган улыбыз Нияз да мәдрәсәдә укый. Кызыбыз Диләрә өчен дә сөенәбез: ул Казан дәүләт медицина университетында белем ала, 4 курсны тәмамлый.

Альбина ОСИПОВА, Югары Чура авылы:

-Сәламәт яшәү өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнү кирәк. Дөрес, яшьләргә моның өчен авыл җирендә мөмкинлекләр чикле: тренерлар җитми, спорт түгәрәкләре аз. Әтием Юрий көрәшче булганлыктан, энем Эльмир белән без дә спортны яратып үстек. Энем турникта тартылу, йөгерү белән шөгыльләнә, быел унынчы сыйныфны тәмамлады. Үзем дә мәктәптә укыганда туризм , баскетбол түгәрәкләренә йөрдем. Спорт ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш тәрбияли, начар гадәтләргә урын калдырмый. Мин үзем шулай ук кечкенәдән сәнгатькә тартылдым, кул эшләре белән мавыктым. Хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алам.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе:

-Элек балалар кечкенәдән кул астына кереп, физик эш белән шөгыльләнәләр иде, шуңа көчле, сау-сәламәт булып үстеләр. Ә хәзер күп бала каникулларда төшкә кадәр йоклый, төштән соң да эшсезлектән кая бәрелергә белми йөри. Вакытын ничек үткәрергә белмәүчеләрнең начар гадәтләргә ияләшү куркынычы да зур. Яшьләргә эш табу мәсьәләсе дә үзен сиздерә. Эш белән тәэмин ителсә, яман гадәтләр турында уйларга вакытлары калмас иде. Алар арасында, теләсә нинди эшкә риза булмыйча, тир түкми генә күп акча түләнә торган урын эзләүчеләр бар шул. Яшь буынның сәламәтлеген компьютер артында утыру да бетерә. Хәрәкәт җитми аларга. Мәктәпкә, кибеткә дә машинага гына утырып баралар. Аз булса да җәяү атласалар яки велосипедта йөрсәләр, файдасы булыр иде.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде.

фото: http://www.kiasovo.udmmed.ru/zozh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев